tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак”ның күчмә утырышы Актанышта узачак
“Ак калфак”ның күчмә утырышы Актанышта узачак

“Ак калфак”ның күчмә утырышы Актанышта узачак

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы белән берлектә агымдагы елның 13-15 июль көннәрендә татар халкының йолаларын, биюләрен,  авыллардагы яшәешне өйрәнү буенча күчмә утырыш үткәрә.  Әлеге чарада Татарстаннан, Россиядән, чит илләрдән 150 вәкил катнашуы көтелә. Чара Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы җирлегендә үткәрелә.

Катнашучылар биш төркемгә бүленеп аерым маршрутлар буенча эшләячәк: Уразай-Такталачык җирлекләре; Иске Кормаш җирлеге; Теләкәй-Түбән Суксу җирлекләре; Зөбәер-Әтәс җирлекләре; Элем-Иске Байсар җирлекләре.

Әлеге чара кысаларында кунаклар исә танылган шәхесләр, аеруча Риза Ишморат, Гамил Афзал, Мохтар Мутин һ.б. нигезләре белән дә танышачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*