tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ак калфакның табылган чагы…»
«Ак калфакның табылган чагы…»

«Ак калфакның табылган чагы…»

Бәйрәмне алып баручы кунакларны татар халкының милли баш киеме – калфак тарихы белән таныштырды. Бүгенге көндә аның актуальлеге турында сөйләде. “Ак калфак” җирле оешмасы җитәкчесе Алсу Зәкәрова өлкәннәребезне, авыл китапханәчеләрен халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап, яшь буынга җиткерүдә бергәләп эшләргә кирәклегенә басым ясады. Районыбыздан республика “Ак калфак” оешмасы уздырган чараларда катнашкан вәкилләр Халидә Фәйзрахманова, Факия Шәрәфетдинова үзләренең фикерләре белән уртаклашты, җирле оешма эшенә тәкъдимнәр кертте.

Хәсибә Гатауллина “Ак калфак”ка багышланган шигырь бәйгесе игълан итте. Шәһәребезнең алтын куллы калфак, уенчыклар, беләзек чигү, татар кызларына яулык бәйләтү осталары үзләренең эшләрен тәкъдим итеп кенә калмадылар, осталык дәресләре дә күрсәттеләр. Ак яулык, калфаклар киеп килгән әбиләр, апалар, сеңелләр тарафыннан башкарылган җырлар, шигырьләр кичәгә ямь өстәде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*