tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ак калфакның табылган чагы
Ак калфакның табылган чагы

Ак калфакның табылган чагы

Әгерҗедәге “Ак калфак” оешмасының һәр утырышы: “Ак калфакның табылган чагы, туганнарны сагынган чагым”, – дип җырлап башлана. Чынлап та сагынышып киләләр “Ак калфак”лылар һәр очрашуга.

Лаеклы ялга чыккач, күпләр үзен тормыш арбасыннан төшеп калган кебек хис итә. Бер төрлелек ялыктыра, кайберәүләр депрессиягә бирелә.

Халык арасында күбрәк булып, җәмгыятьтә үз урынын табарга теләгәннәргә Әгерҗе шәһәрендә шартлар тудырылган.

Район мәдәният йортында төрле түгәрәкләр эшли, Ләбиб Айтуганов исемендәге шәһәр мәдәният йорты да гөрләп тора: балалар һәм зурлар өчен җыр, бию дәресләре уздырыла, хатын-кызлар өчен чигү-бәйләү түгәрәге оештырылган.

Район үзәк китапханәсе каршындагы “Ак калфак” ның чираттагы утырышы “Нәүрүз” бәйрәменә багышланган иде. Урман аланын хәтерләткән сәхнәдә “Нәрүзбикә” – китапханәче Резидә Закирова һәм “Умырзаялар” биюен чын балериналар кебек башкаручы аның кызы Дилия. Дилия белән Зилә Нурмөхәммәтова “Нәүрүз”гә йомырка җыючылар да иде. Алар матур сүзләр, такмаклар белән күчтәнәчкә килделәр. Алып баручылар – Дамира

Галләмова һәм Чулпан Нурмөхәммәтова, “Ак калфак”ның район җитәкчесе Рушания Байтимерова тамашачыларның игътибарын җәлеп итеп зур кызыксыну уяттылар. “Нәрүзбикә” гөлчәчәкләргә багышланган табышмаклар чиштерде, “Чума-үрдәк, чума каз”, “Коймаклар” уеннарын уйнатты.

Икенче өлештә Рәмзия Шәймөхәммәтованың “Ислам дине буенча хатын-кызның гаиләдә урыны, киенү әдәбе” турында вәгазен дә бик кызыксынып тыңладылар “Ак калфаклылар”.

Залда оста куллар күргәзмәсе дә оештырылган иде. Кырык еллап инде Әгерҗедә бәйләү буенча Рима Җамалиеваны уздыручы юктыр. Бу юлы да ул төрле җепләрдән бәйләнгән күз явын алырлык кофта-кардиганнары белән шаккаттырды. Флүрә Хикмәтованың сәйләннән үргән муенса, беләзекләре дә бик матур иде. Сабирова Римма бәйләгән урындык япмаларын, нәниләр өчен башмакларын да бик кызыксынып карадылар кунаклар. Мин соңгы утырышларга килмәгән арада калфак чигәргә дә хәйран остарып беткәннәр икән бит кызлар. Чулпан Нурмөхәммәтова уздырган остаханәдән соң калфак осталары тагын да артыр әле. Өй мичендә пешкән коймак белән чәй эчкәндә “Сабантуй” кебек милли бәйрәмнәребезгә дә үзләре чиккән калфаклардан чыгарга килештеләр “Ак калфаклылар”.

Рәмзия Шәймөхәммәтова

Әгерҗе шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*