tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ак калфакның табылган чагы
Ак калфакның табылган чагы

Ак калфакның табылган чагы

Хатын-кыз… Никадәр мәгънәле, никадәр көчкә ия гүзәл сүз бу! Хатын-кыз диюгә кемнеңдер күзалдына нурлы йөзле әнисе яки хәләл җефете, апасы-сеңлесе яки ак яулыклы әбисе килеп басадыр. Әмма аларны берләштерүче бер мөһим сыйфат бар: дөнья йөзендәге иң хисле, иң мөлаем зат – ул хатын-кыз!

Татар дөньясында хатын-кызны олылау, аның гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге эшчәнлегенә хөрмәтле булу ерак гасырлардан килә. Бу уңайдан Чаллы шәһәр үзәк китапханәсендә милләтебезнең күренекле татар хатын-кызларын барлау һәм өйрәнү максатыннан “Ак калфакның табылган чагы…” исемле очрашу оештырылды. Әлеге чараны китапханәнең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге һәм Чаллының “Ак калфак” җәмгыятьләре оештырды.

Зөһрә Акчурина-Гаспринская, Мәхбүбҗамал Акчурина, Хәдичә Акчурина, Маһруй Мозаффария, Мөхлисә Бубый, Ләбибә Хөсәения, Фатиха Аитова, Фатыймаи-Фәридә Ваһапова-Нәүрузова, Сара Шакулова, Әминә Мөхетдинова, Разия Сөләйманова (Котлыбаева), Абруй Сәйфи, Әсма Хәлили… Милләтебезнең беренче журналисткалары, беренче рәссамнары, кызлар өчен беренче татар мәктәпләрен оештыручылары һәм укытучылары, беренче табибәләре, беренче шагыйрәләре, беренче математиклары, беренче юристлары, беренче фән эшлеклеләре алар. Тормышлары катлаулы, фаҗигалә заманга туры килсә дә, алар сынмаганнар, югалмаганнар, милләтебезне мәгърифәтле, аң-белемле итү өстендә соңгы сулышларына кадәр тирән хезмәт куйганнар. Бу турыда кичәне алып баручы китапханәче Гөлназ Шараева “Милләт аналары” дигән тарихи-документаль җыентык буенча әзерләнгән презентация күрсәтте, әлеге хатын-кызлар турында кыскача мәгълүмат җиткерде.

Очрашуда Чаллының М.Вахитов исемендәге 2нче гимназиянең 6 Б сыйныф укучылары һәм шәһәрдә төрле тармакларда хезмәт куйган хатын-кызлар катнашты. Чара барышында татар хатын-кызларына багышлап шигырьләр укылды, җырлар яңгырады, кызыклы фикер алышулар булды.

Гөлназ ШАРАЕВА,Чаллы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*