tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ак калфакның тагылган чагы…
Ак калфакның тагылган чагы…

Ак калфакның тагылган чагы…

26 апрель – сөекле шагыйребез Габдулла Тукай туган көн көнне, Теләче район мәдәният йортында “Калфак туе” бәйрәме узды. “Калфак туе” бәйрәме нәкъ менә 26 апрель көнне узуы да очраклылык түгел. Чөнки, шушындый мәҗлесләрТукай заманнарында даими оештырылып торган. Моны Тукайның сөйгәне Зәйтүнә Мәүлетева истәлеклекләреннән укып беләбез. Ул заманнарда калфак бәйрәменә кызлар ак күлмәктән, ак калфактан йөргәннәр. Гомумән, ак төс хатын-кызларыбызның табигый матурлыгына, сафлыгына дәлил булып торган. “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы әнә шул тамырларга кайтуны максат итеп куя. Гаиләдә хатын-кызларның бурычлары, милләт язмышы, рухы, милли мирасыбызны үзебездән соң килгән буынга түкми-чәчми җиткерү – хатын-кызлар гына башкарырдай изге гамәл.

Әлеге чара башланыр алдыннан ТР “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Кадрия Раесовна Идрисова проекты белән эшләнгән “Тәрбия дәресләре” фильмын карадык. Бәйрәмдә шулай ук, районда узган Габдулла Тукай шигырьләре конкурсына да нәтиҗәләр ясалды.

Татар хатын – кызларының кулыннан һичбер вакыт эш төшмәгән. Алар җеп эрләгән, шәл бәйләгән, тула баскан, келәм, ашъяулык, сөлге тукыган. Сөлгеләрне рама төрендәге гади генә туку станокларында тукыганнар. Тукылган әйберләр белән өй киендергәннәр, яшь кызлар бирнә өчен әзерләгәннәр. Шушы йолаларны истә тоту, искә төшерү максатыннан, “Киленгә бирнә әзерләү”, “Бәби йоклату” фольклор күренешләре куелды, кулъяулык чигү, түбәтәй тегу, татар ризыклары пешерү буенча мастер –класслар узды.

Мастер классларны Лесной авылы клубы мөдире Гөлия Вохмина, балалар иҗат үзәге педогогы Фәния Галимзяновалар күрсәтте. Кул эшләре, татар халык ашлары һәм китап күргәзмәләре эшләде. Туган телне, миллилекне саклау, гореф –гадәтләребезне кире кайтару буенча үзеннән өлеш керткән хатын-кызларыбыз – Теләче районы буенча татар Конгрессы җитәкчесе Давлетшина Алисә Нурислам кызы, Теләче районы буенча татар Конгрессы әгъзасе, конгрессның беренче җитәкчесе- Зиннатуллина Талия Сагитовна, Теләче районы буенча татар Конгрессы әгъзасе Нурания Гильметдиновалар чыгыш ясады.

Аерым җырчылар – Сиринә Гатиятова, Илсур Шайдуллин һәм районда узган “Татар кызы” җиңүчесе Илзирә Шарифуллинаның гармунга кушылып җырлавы бәйрәмгә ямь өстәде. Аеруча “Шатлык” балалар бакчасы балаларының “Бишек җыры” н җырлап курчак йоклатуы күңелгә аеруча хуш килде.

Милләт – һәр татарның күңелендә авыр булып яткан бер мәсьәлә. Хатын-кыз ул – милләтне, телне саклаучы. Бала тууга, телне, гореф-гадәтләрне, әдәбиятны, иң беренче чиратта, ана кеше өйрәтә. Бүген хатын-кызның җәмгыяттәге урыны бик мөһим. Менә шундый телебезне онытмаган, йолаларны саклаган яшьләребез барында телебез югалмас. Гореф-гадәтләребез сакланыр, ә инде милли киемнәребез халыкка барып җитәр дип ышанасы килә

Ахырдан бәйрәмне барлык катнашучылар башкаруында “Туган тел” җыры белән тәмамладык. Алга таба да шулай матур итеп очрашулар насыйп булсын.. Гореф –гадәтләребез югалмасын.. бездән соң килгән буын – бала –чагаларыбыз милли йоларыбызны, телебезне онытмасын.. Бу матур милли киемнәребез көндәлек тормышта да киелсә, телебез, милләтебез югалмас әлбәттә!

Ибраһимова Зөлфия Васил кызы,

Теләче районы буенча “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*