tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак”ның Яңа Чишмә муниципаль районы бүлекчәсе 2018 елга хисап тота
“Ак калфак”ның Яңа Чишмә муниципаль районы бүлекчәсе 2018 елга хисап тота

“Ак калфак”ның Яңа Чишмә муниципаль районы бүлекчәсе 2018 елга хисап тота

Яңа Чишмә муниципаль районы бүлекчәсе
“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының
2018 елда эшләгән эшләре

Гыйнвар

  • Яңа Чишмә муниципаль районы Халыклар дуслыгы йортында татар-халык ашы “Пәхләвә” пешерү буенча мастер-класс.

Февраль

  • Гомере буе колхозның бөтен авыр тармагында эшләгән Мөхәммәтҗанова Мәрьям Мөхәммәтҗан кызын 90 яшьлек юбилее белән котлау.
  • Районкүләм “Ике аккош” гаилә дуэтлары фестивале узды. Бу фестивальнең төп максаты – татар авылларында яшәүче иҗади гаиләләрне, аларның гаилә традицияләрен барлау, аларны халыкка күрсәтү һәм яшь буынга татар моңын сеңдерү.

Март

  • “Үз буыныңны бел” исемле шәҗәрә бәйрәме үткәрелде. Күргәзмәдә 35 кә якын шәҗәрә тәкъдим ителде. Үз буынын иң яхшы белгән катнашучыларга Яңа Чишмә районы бүлекчәсе Татар конгрессы җитәкчесе Хайруллин К.Н. дан һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Дәүләтшина И.К. дан рәхмәт хатлары тапшырылды.

Апрель

  • “Киленбикә” бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә катнашучы киленбикәләргә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы исеменнән катнашучы дипломнары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
  • “Бәрәкәтле мич коты” йоласын күрсәтү.
  • Габдулла Тукайның тууына 132 ел уңаеннан кичә оештырылды.

Май

  • Гаилә көненә багышлап, “Балалы солянка” бәйгесе оештырылды. Яңа Чишмә районында эшләп килүче 8 филиалдан 12 гаилә катнашты. Гаиләләр төрле номинацияләрдә грамота һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
  • Чыгарылыш сыйныф укучыларын “Соңгы кыңгырау” бәйрәме белән тәбрикләү.
  • “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Яңа Чишмә районы бүлекчәсе җитәкчесе Дәүләтшина Илсөяр Кыям кызы Чиләбедә “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышында катнашты.

Июль

  • Чаллы Башында “Авыл көне” бәйрәме үткәрү.
  • “Чатыр тауда җыен” республика фестивалендә катнашу.
  • Балалар бакчасында балаларны бишек җыры җырлап йоклату тәҗрибәсе үткәрү.

Сентябрь

  • “Талир тәңкә” ветераннар вокал ансамбленә йөрүче Яруллина Миннегаян Нотфулла кызын 70 яшьлек юбилее белән котлау.
  • Яңа Чишмә муниципаль районында “Нечкәбил – 2018” ана һәм гаилә гүзәллеге республика бәйгесе узды. “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Яңа Чишмә районы бүлекчәсе җитәкчесе Илсөяр Дәүләтшина бәйгедә катнашучыларга үзенең матур җырларын бүләк итте.
  • Зәй муниципаль районы “Суккан палас өстендә йомры калач” исеме астында үтүче күчмә утырышта катнашу.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*