tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак”ның югалмас чагы
“Ак калфак”ның югалмас чагы

“Ак калфак”ның югалмас чагы

Ир халкы күңеленә хуш килгән хатын-кыз затын чәчәк белән тиңли. Апрель азагында Казанга татар хатын-кызларының IV Бөтендөнья форумына җыелган туташ һәм ханымнарның һәркайсы гөлләр күк матур иде, чөнки…

Милли төс

Чөнки, беренчедән, алар хатын-кыз нәселеннән, икенчедән һәркайсының башында бизәкле калфаклар, өсләрендә татар хатын-кызларына хас тыйнаклыкны күрсәтә торган зәвыклы кием. 500 делегат, төрлесе төрле җирдән килгән, төрле тәрбия алган, төрлечә холыкта һәм төрлечә көн итә, әмма милли кием кию милләт өчен җаваплылык хисен тудыра һәм көчәйтә булыр, һәркем итәгатьле, әдәпле һәм мөләем иде. Форумга чакырганда быел бар кеше калфыклы булырга тиеш дип дресс-код кертелде һәм бу дөрес адым булды.

Ачык күңел

Театрны бинасына кергәч өске кием салудан башлана диләр, Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеген алып баручы башкарма комитеты йөзе мин фойедан башлана дияр идем. Бинасы да матур, урыны да әйбәт, ул Муса Җәлил исемендәге дәүләт опера һәм балет театры янында урнашкан, әмма бина ишеген ачып керү белән нинди төшкә эләгүең дә бик мөһим бит. Фойеның эчке бизәлеше бик күркәм, әмма ишек янында кизү торучы кеше сине дорфа итеп, күп җирдә андый нәрсә бар, каршы алса, аның матурлыгы күзгә күренмәскә дә мөмкин. Конгресс бинасында кизү торуда эшләүчеләргә аерым рәхмәт – һәрвакыт якты күңел белән каршы ала беләләр, әйтерсең, сине генә көтеп торганнар.

Биш йөз кеше чакырылган форум эшен җиренә җиткереп оештыра белү шулай ук зур осталык сорый. Оештыру эшенә кагылышы булган һәркем үз урынында булып, тиешле эшен җиренә җиткереп башкарды. Ә инде Бөтендөнья татар хатын-кызлары “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәес кызы Идрисова турында әйтеп бетерергә сүз җитмәс. Беренчедән, форум эшчәнлеге шул кадәр тирән эчтәлекле итеп оештырылган, кайбер зур җыелышлардагы кебек ник килдем икән дип буш сүз тыңлап утырасы булмады, киресенчә, ничекләр генә боларның барсын истә калдырасы да, тиз генә кайтып үзебездә дә тормышка ашыра башлыйсы иде дип торылды. Икенчедән, ул һәркем өчен җылы сүз таба белә, ә оештыру эшләренә килгәндә аны зур оркестр дирижеры белән тиңләргә була. Дирижер бер генә музыкантны да күздән ычкындырмый, бер генә нота яңгырашы да аксарга тиеш булмаган кебек, Кадрия ханым да чараның бар өлешен дә күз угында тотарга тырышып йөрде.

Язманың баш өлешен үк мактау сүзләре белән тезгән димәгез, төрле чараларда булырга туры килә, аларны оештыру зур җаваплылык сорый, кайчак бер дә килешмәгән җире булса күңелгә юшкын утыра, форум исә бар яктан тиешле югарылыкта үтте һәм әле дә сокланудан күңел эреп, җылынып, яктырып, киләчәк көннәргә омтылыш биреп тора.

Эш кайный

Форумның беренче көне безне өч төркемгә бүлеп эшен башлады. Төркемнәр эчендә сүз мәгариф системасында милли тәрбия, милли мәдәни мирасны саклап калу һәм татар халкының тәрбия системасында кулланышта булган яңа проектлар турында барды.

Киров өлкәсеннән делегатлар Сосновкадан “Идел” халык ансамбле җитәкчесе Әлфия ханым Сабирова һәм мин фәкыйрегез милли тәрбия өлкәсендәге яңа проектлар белән кызыксынып, өченче секция эшендә катнаштык. Россиянең төрле регионнарыннан һәм чит илләрдән килгән “Ак калфак ” җитәкчеләре үз эш тәҗрибәләре белән бүлеште, бар җирдә эш кайный. Дөрес, һәр төбәкнең үз мөмкинлекләре һәм чикләнмәләре, әмма су үз юлын кайда да таба белгән кебек, милли үзаң һәм милли тормышка омтылу кешелек яшәяшендә табигый булганга, һәркайда халык күңеленә сукмак салырга мөмкинчелек табалар.

Парлы күмәк бию – гениаль идея

Секция утырышы гаҗәеп бер күренеш белән тәмамланды.

* Иртәгә форум программасы буенча Казан шәһәр ратушасында моңарчы булмаган яңа бер чара көтелә – “Калфак туе” узачак, – дип белдерде Кадрия ханым һәм безне шул туйда биер өчен бию хәрәкәтләре өйрәнергә чакырды. Чама белән ике йөз кеше пар-пар булып түгәрәккә бастык та “Әпипә” көенә парлы бию өйрәнү башланды.

Кадрия ханым тарафыннан тәкъдим ителгән бу идеяны мин милләт өчен күркәм идеяләр рәтенә кертер идем. Без әлеге парлы биюне бөтенебез өйрәнеп, теләсә нинди чара кысаларында халкыбыз мәдәниятының заманча матур бер өлгесе итеп күрсәтә алабыз. Бүген теге яки бу сөенечле вакыйганы билгеләп үткәндә яки башка сәбәптән игътибар җәлеп итәсе булганда күңелләрне күтәрә торган итеп урамнарда яки нинди дә булса мәйданнарда бию флешмобы оештыру модада. Ә нишләп әле безгә үзебездә “Ак калфак” утырышлары барышына “Туган тел”не җырлаган күк күмәк парлы бию кертмәскә? Тукай туган көнендә, сабантуйларда зур түгәрәк булып тезелеп йөзләрчә кеше катнашында башкармаска?

Казанда бу биюне Кадрия ханым төбәкнең 67 номерлы мәктәбе хореографы Наилә Зөфәр кызы Нурмөхәммәтова белән парлашып тәкъдим итте. Рәхмәт!

Ак байлар кирәк

Пленар утырыш Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында үтте. Чыгышларның күбесе “каймак”тан гына торган кыска һәм эчтәлекле иде. “Ак калфак” эшчәнлегенә килгәндә, Татарстанның үзендә яшәүчеләр өчен өстенлек бар, алар тулы күләмдә төбәк администрацияләре ярдәме белән эшли, чит төбәкләр күбрәк җәмәгатьчелеккә таяна. Чит илдәгеләр исә таянычларын ак байларыбыз дип атады.

Рабит сүзе

Эмоциональ яктан иң истә кала торган чыгыш дип Рабит ага Батулла чыгышын әйтер идем.

* Татар дәүләтчелегенә 2215 ел һәм бу документаль рәвештә исбат ителгән, – дип башлады ул сүзен һәм без калфаклыларга күз йөртеп, татарда “ф” хәрефе булмаган, элеге баш киемен “калпак” дип атаганнар диде. Кечкенә чакта бездә, Кукмара бистәсендә үстем, кайбер сүзләрдә “ф” белән “п”ны бутау бар иде, мәсәлән, кемдер “фәрдә”, кемдер “пәрдә” ди. Шуннан чыгып, үзара “ф” хәрефле сүзләрдә аны “п” алыштырып көлешеп алдык. Фәридә түгел, Пәридә була, Фатыйманы Патыйма дип әйтү халыкта әле дә бар.

Ә калфакка килгәндә, башта баш җылылыгы өчен барлыкка килгән бу башлык бүген милли төсмер бирә торган матурлык өченгә әйләнә бара, тагын, аны сабый маңгаена күз тимәсенгә корым сөрткән күк итеп, гүзәл затларны усал карашлардан саклаучы дип тә әйтеп була.

Калфакны чигү белән рәттән асылташлар белән дә бизәгәннәр, хәтта бриллиант бизәкле асыл калфаклар да кигән татар хатын-кызлары.

Форум барышында калфак тегү остаханәсе дә эшләде.

Рабит ага туган телебезне ана теле дип атарга чакырып, без хатын-кызларны бик зурлады. Туган телгә карата хөрмәтне ул анага карата булган хөрмәт дәрәҗәсенә тиңләде.

Исәнмесез дип күрешүне дә гади сәлам алмашу түгел дип әйтеп, үз фикерен җиткерде. Билгеле тарихи вакыйгалардан соң кырылган татар бер-берсен очратса, “Исәнме сез?” дип, чын мәгънәсендә сезне үтермәделәр, сез исән, җан асрыйсызмы дип сорау булган диде. Чыннан да, тере кешедән очрашканда исәнме син дип сорау сәерлек кебек, аны башка телгә тәрҗемә иткәндә дә ни өчен болай икәнлеген аңлатып бетереп булмый. Батулла сүзләрендә тарихи хаклык бар.

Бер генә халыкның да тарихы фаҗигасыз түгел, моны дөрес аңларга кирәк. Бүген исә безнең алда милләтебездә кулланышта булган матур аралашу үрнәкләрен югалтмый саклау тора. Рабит ага авылларда “алма апа”, “чибәр апа” дип эндәшүләр булган дип искә төшерде.

IMG_4957Аналар теле

Аерым бер тема булып ана телебезне саклап калу яңгырады. Мәктәпләрдән ул кысрыклап чыгарылып килә, моңа каршы тора торган көч юк, димәк берничә дәүләт телендә сөйләшә торган башка илләр тәҗрибәсен куллану мөһим. Аннан, татар теле өйрәтүдә заман алымнарын куллану бик мөһим. Бу турыда яшьләр интернет аша төрле алымнар тәкъдим итә дип белдерелде, шактый кызыклы һәм мавыктыргыч проектлар да әлеге челтәрдә инде эшләп килә.

Интернет проектлар белән күбрәк чит илләрдән килгән татарлар кызыксынды. Польша татарлары, без үзебезне татар дип саныйбыз, әммә телебез күптән һәм бөтенләй югалды диделәр. Дин аша, мәсәлән, никах укыту, бәлеш, өчпочмак, чәк-чәк белән татарлыгыбызны белдерәбез дип әйттеләр форумнан соң фикер алышканда. Польша татарлары 5 августта унынчы тапкыр үткәрелә торган үз сабантуйларына чакырып калдылар.

Рәмзия ханым тәкъдиме

Фикер алышу вакытында мәшһүр татар затларына һәйкәлләр кую турында да сүз булды. Кунаклар арасында Сара ханымның кызы Әлфия Айдарская бар иде. Әнисенә һәйкәл куюда бераз четереклелек бар икән. Кукмара районыннан килгән делегат Рәмзия ханым Хөсәенова бер төркем аккалфаклылар исеменнән бу эштә ачыклык кертү турында сорап Татарстан мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать итик дигән тәкъдим белән чыкты.

Эз бетмәсен

Форум кысаларына кертелгән Казан буйлап сәяхәт, күз зәвыгын алырлык матур милли кием күргәзмәләре истә озак сакланыр. “Казан” бию ансамбле концертын исә читтән килгән татарлар сокланудан һәм милли җаннары сусаудан күзләренә яшь килеп горурланып карады.

Бөтен дөньядан халкым дип җанатар татар хатын-кызларын җыйган “Ак калфак” җыены тәмам, әмма ул дәвам итә. Һәрбер татар хатыны һәм сылу кызларыбыз Польша татарлары кебек чәк-чәк аша гына булса да татар мин дип үзен таный һәм танытудан башлап, тел, гореф-гадәтләрне саклап калып, мәдәният учагына җан утын салып дөрләтүгә ирешсә берничә мең юллык эз бетмәс.

Шәмсия Хәлимова

Киров өлкәсеннән форум делегаты, “Ак калфак” җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*