tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак”оешмасының күчмә утырышы
“Ак калфак”оешмасының күчмә утырышы

“Ак калфак”оешмасының күчмә утырышы

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы Саба муниципаль районының җирле “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы филиалы белән берлектә татар халкының йолаларын, гореф-гадәтләрен, авыллардагы яшәешне өйрәнү максатыннан “Төп нигез” исеме астында күчмә утырыш уздыра. Чарада Татарстан Республикасы районнарыннан, Россия Федерациясе төбәкләреннән, ерак һәм якын чит илләрдән 150 хатын-кыз катнаша.

Беренче көн район мәдәният йортындагы кул эшләре күргәзмәсеннән башланып китте.

Алга таба Шәмәрдән эшчеләр бистәсенең Җиңү паркында “Йөрәк авазы” әдәби-музыкаль күренеш һәм күргәзмәләр белән танышу.

Бу көнне ак калфаклы ханымнар Утар балалар йортына сәяхәт итте. Әлеге йортта тәрбияләнүче авыру балалар тарафыннан әзерләнгән концерт програмасы белән танышты.

Кичкә таба кунакларны  Сабантуй мәйданына озаттылар . Монда исә бирнә җыю күренеше белән башланган мәдәни чара Сабантуй бәйрәменә әверелде. Ханымнар төрле милли уеннарда катнашып, үзләрен сынап карадылар. Сабантуй мәйданында йон эрләү буенча өйрәтү дәресләре дә оештырылды. “Кияү мунчасы” йоласы да кунакларга тәкъдим ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*