tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак”та – кырмыскалылар да
“Ак калфак”та – кырмыскалылар да

“Ак калфак”та – кырмыскалылар да

Шушы көннәрдә Башкортстанның Кабак авылы мәдәният йортында республика кунаклары катнашында гадәти булмаган чара үтте – районда “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының филиалы ачылды.

Милли бизәкләр

Мәдәниятебез, борыны йолаларыбызны һәм гореф-гадәтләребезне тергезү, саклау һәм киләсе буыннарга тапшыру өчен янып-көеп йөрегән хатын-кызларны берләштергән бу оешманың республикабыз буенча 50дән артык бүлеге уңышлы эшләп килә. Ниһаять, безнең районда да аның филиалы ачылды. Бу уңайдан районга мәртәбәле кунаклар – “Ак калфак” татар хатын-кызлар ассоциациясе төбәк оешмасы рәисе Люция Вафина, Дим бистәсе филиалы җитәкчесе Альбина Якупова, рәссам-дизайнер Гөлнарита Камалова, режиссер-куючы, милли киемнәр дизайнеры Ләйсән Афзалетдинова, күренекле шагыйрь, композитор, «Милли аваз» төркеме җитәкчесе Мидхәт Әбделманов килде.

Яңа клуб ачылу белән оешкан “Илсөяр” фольклор ансамбле кунакларны җыр-биюләр һәм милли ризыклар белән кашы алды. Клубның фойесында милли киемнәр, бизәнгечләр күргәзмәсе эшләде. Теләге булганнар калфак ясау буенча осталык дәресендә катнаша алды. Шулай ук күргәзмәгә куелган бизәнгечләрне сатып алучылар да күп булды.

Сәхнәдә – балалар

Соңыннан бәйрәмгә җыелучыларга бай концерт программасы тәкъдим ителде. Ул БРның атказанган артисткасы, Башкорт дәүләт филармониясе солисткасы Алия Нургалиева җитәкчелегендәге “Смайл-Дэнс” һәм мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Фламинго” бию түгәрәкләренең (җитәкчесе Флюра Халитова) отчет концерты белән башланып китте. Балаларның осталыгына сокланмаган кеше калмагандыр, аларны ихлас кабул итеп, һәр чыгышларын көчле алкышлар белән озатып бардылар.

Әбиемнең серле сандыгы

Матур итеп бизәлгән авыл өе. Менә яшь кызлар аулак өйгә җыела башлады. Ләкин көтмәгәндә хуҗабикә кызның әбисе кайтып керде. Ачуланмады әбекәй, үзе дә кайчандыр алар кебек яшь булган бит. Кызлар да, форсаттан файдаланып, аның яшь чагында уйнаган уеннарын өйрәтүен үтенә башладылар. Ә әбекәй шатланып риза булды. Ул гына да түгел, күрше-тирәләрен чакырып, бергәләп яшь чакларында уйнаган уеннарын, җыр-биюләрен искә төшерделәр. Халисә Әхмәтшина җитәкчелегендәге “Илсөяр” фольклор ансамбле тарафыннан әзерләнгән “Әбиемнең серле сандыгы” дигән музыкаль тамаша нәкъ шулай башланып китте.

Әбекәй өйнең түрендә ямь биреп торган үзенең серле сандыгын ачып җибәрүгә балаларның кызыксынуы тагын да арта төште. Ниләр генә сакланмый икән анда: чигелгән алъяпкыч, мендәр тышлары, түбәтәй, беләзек, калфак, гармунын…. Шулай, бу серле сандыкны ачып, үткәннәргә сәяхәт кырырга мөмкин булды.

Бездә кунакта – “Ак калфак”

Бай эчтәлекле тамашаны караганан соң сүз кунакларга бирелде. Люция Ябит кызы үзешчән артистларның чыгышын югары бәһалап, бу тамашаны күрше авыллар сәхнәсендә дә куярга тәкъдим итте. Ә бүген ачылган оешма гаиләләрне ныгыту, яшьләрдә туган телгә, йолаларыбызга, гореф-гадәтләребезгә карата сакчыл караш тәрбияләү эшендә зур өлеш кертер, дигән ышанычын белдерде. Шулай ук Люция Вафина сәхнәдә чыгыш ясаган барлык балаларга – китаплар, ә “Илсөяр” ансамбленә ак калфаклар бүләк итте.

Телебезне, йолаларыбызны саклау, үстерү юнәлешендә эш алып барган “Милли аваз” төркеме артистлары да тамашачыларга онытылмас мизгелләр бүләк итте. Әйткәндәй, әле күптән түгел генә алар биредә бай концерт программасы белән чыгыш ясаганнар иде. Бу юлы да аларны көчле алкышларга күмделәр. Концерт, йола буенча, “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Аны бергәләп башкарганда һәркемнең күңелендә телебезнең, мәдәниятебезнең киләчәге якты булуга ышанычы артткандыр. Ә мондый чаралар үткәрелеп торса, йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез, буыннан буынга тапшырылып, яшәвен дәвам итәчәк.

Эльвира Ямалетдинова

Автор фотолары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*