tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак”та шигъри-моңлы кичә
“Ак калфак”та шигъри-моңлы кичә

“Ак калфак”та шигъри-моңлы кичә

12нче апрельдә Алексеевск эшчеләр бистәсенең “Оазис” бинасында ““Ак калфак”та шигъри- моңлы кичә” исеме астында әдәби – музыкаль чара булып үтте.

“Ак калфак”лылар биш командага бүленеп өч өлештән торган кичәдә көч сынаштылар.Беренче өлештә алар татар язучылары,шагыйрьләренең әсәрләрен сәхнәләләштерделәр,шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар. Хәсән Туфан, Һади Такташ, Фәнис Яруллин, Хәсән Туфан, Габдулла Тукай иҗатларын яктырттылар. Беренче өлеш Бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатын яктыртып “Туган тел” җырын – гимныбызны барлык катнашучыларның басып җырлавы белән тәмамланды. Музыкаль тәнәфестә Олы Тигәнәле “Хыял” фольклор төркеменең “Бирнә бирү йоласы” музыкаль композициясе күрсәтелде.Икенче өлеш “Бишек җырлары” дип исемләнгән иде. Бишек җырларын проект эше белән Урманасты Шонталасы авылыннан Нәзирә ханым үзенең укучысы Аида белән чыгыш ясадылар. Бишек җырларына конкурс игълан ителде. Бишек җырларын күпләр белә икән, күп кенә катнашучылар бишек җырлары җырладылар. Тәнәфестә “Күпер чыгыш”, “Йөзек салыш”, “Түбәтәй” уеннары уйналды. Өченче өлеш татар халкының өс киемнәренә багышланган иде. Һәр төркем татар халкының бер киеме турында сөйләде. Калфак, түбәтәй, алъяпкыч, бизәнү әйберләре, камзулның тарихы яктыртылды. Ахырда Урта Тигәнәледән “Ак калфак”фольклор төркеме “Су юлында” музыкаль композициясен күрсәттеләр.

Кичә бик күңелле үтте. Алексеевск Администрациясеннән килгән кунак Николай Петрович Чурин кичәне югары бәяләде. Бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән спонсорларыбыз Сафина Гөлнур Таһир кызына, Демидов Алексей Алексей улына, Кәбиров Рәмис Рәис улына рәхмәт әйтелде. Килгән һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр, түбәтәйләр һәм ак яулыклар таратылды. Алсу Нәҗми иҗат иткән “Ак калфак” гимны белән кичәбез тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*