tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аксакаллар Мамадышта киңәште
Аксакаллар Мамадышта киңәште

Аксакаллар Мамадышта киңәште

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар Шурасының күчмә утырышы Мамадышта узды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, нәзарәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов, район мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев, башка район мөхтәсибләре, аксакаллар шуралары рәисләре, районыбызның авыл җирлекләре башлыклары, дин әһелләре, “Ак калфак“ хатын-кызлар оешмасы әгъзалары, тарих укытучылары катнашкан бу җыелышта Аксакаллар шурасының агымдагы елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды, аңа уңай бәя бирелде, киләчәккә планнар төзелде. 2017нче елны республикабызда гомер иткән халкыбызга, милләт һәм иҗади гыйлем хәзинәләрен бүләк иткән, узгандагы бөек галимнәребезне, имамнарыбызны һәм ислам динебезгә изгелек хезмәтләре белән якты әсәр калдырган шәхесләребезнең исемнәрен туплау, аларның каберләрен табу һәм тарихи урыннарны, татар зиратларын, чишмәләрне төзекләндерү елы дип игълан итәргә, дигән карар кабул ителде. Уфа Диния нәзарәте архивында сакланучы Татарстан имамнарының исемлекләре белән танышу һәм теркәү өчен дә тиешле вәкилләрне җибәрергә планлаштыралар. Галимнәр Нурулла Гариф, Җәлил Мөхәммәтшиннар моны ничек тормышка ашырып булганын аңлаешлы мисалларда аңлатты.

Районыбызның “Ак калфак“ мөслимәләр оешмасы бу юнәлештә күптәннән актив эшчәнлек алып бара. Мөхтәсибәт һәм район китапханәләр системасы белән берлектә, алар да авыллардагы мәчетләр тарихын һәм күренекле дин эшлеклеләренең язмышын өйрәнәләр, бергә туплыйлар. Урта Кирмән авылы янындагы “Хан Кирмән“ архитектура- туризм комплексын торгызуга, андагы Изгеләр чишмәсен тәртипкә китерүгә үзләреннән зур өлеш кертәләр.

Пленар утырыштан соң мәртәбәле кунаклар Үзәк мәчеттә өйлә намазын укыдылар. Алга таба берничә маршрут буенча шәһәр буенча экскурсиягә юнәлделәр. Соңгы тукталышлары шәһәр мәдрәсәсендә булды. Алар мамадышлыларның эшлеклелеген, кунакчыллыгын, күркәмлеген, хикмәт белән эш итә белүләрен күреп бик сөенүләрен әйттеләр, аның һәм җөмһүриятебезнең киләчәктә тагын да чәчәк атуы өчен бергәләп дога кылдылар. Алда барыбызны зур эшләр көтә.

Алсу Спиридонова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*