tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аксакаллар шурасы хисап тотты
Аксакаллар шурасы хисап тотты

Аксакаллар шурасы хисап тотты

22 декабрьдә РОО ”ОРТНКА” каршында эшләп килгән Аксакаллар шурасының хисап-сайлау җыелышы булып узды. Шураның Рәисе Вахит Шәрип улы Шәфиев сайлаулардан соң узган 3елда башкарылган эшләр турында хисап тотты. Өлкәннәребез вакытларын бушка үткәрергә күнекмәгән. Алар милли чараларда актив катнашалар. Каһарман шагыйрь М.Җәлилнең туган авылы Мостафага сәяхәт дисеңме, Фәйзи театры, кунак театрлар спектакльләре белән хозурлану дисеңме, китап тәкъдим итү, төрледән-төрле очрашу кичәләре дисеңме, юбилейларны күмәкләшеп матур итеп үткәрү дисеңме – алардан актив катнашучылар юк! Сокланмаслык түгел: өлкәннәребез катнашында соңгы 3 елда 80нән артык чара узган! Юбилейлар саны гына да кайбер елларда 15не узып киткән. Шура Рәисе зур канәгатьләнү белән танылган актриса Разия Рафикованың үзе исән чакта үткәрелгән 95 яшьлек юбилеен атап узды. Бу чара актриса озак еллар эшләгән филармониябез катнашлыгында оештырылды. Уңышлар янында проблемалар да аталды. Аларның иң авыры – яшьләребезне өлкәннәргә ярдәм итәргә алынучы волонтерлар хәрәкәтенә тарту.

Чараларга матди, техник ярдәм күрсәтүче иганәчеләрнең исемнәре аталды: Хәсәнов М.Г, Маннанов Р.Ф, Туйгунов Р.Я, Абдуллаев Р.Ә, Аббасова Р.М, Әбдрәшитов Р.Х, Искәндәров Ә.Р, Шәрипов Т.Ф.

Ә менә Светлана Хәлил кызы җитәкләгән Ямашев китапханәсе коллективын Вахит Шәрипович “Генераль иганәчебез” дип олылады! Чыннан да, чараларның күпчелеге китапханә залында аларның шәхси катнашлыгында узган шул. Телефонмы, интернетмы аша мәгълүмат таратучылар, сценарийлар язып, чараларны алып баручылар да, табын коручылар да, чәй әзерләүчеләр дә… шул өлгер кызларыбыз бит инде! Шураның 3 әгъзасы да алар арасыннан сайлап куелган әле.

Җыелыш Шураның эшен канәгатьләнерлек дип тапты. 9 кешедән торган яңа Шура сайлады. Рәис булып кабат бертавыштан В.Ш.Шәфиев сайланды.

Мансур СӘГЪДИЕВ, Оренбург шәһәре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*