tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аксубай “Ак калфагы” ел башындагы эшләренә хисап тота
Аксубай “Ак калфагы” ел башындагы эшләренә хисап тота

Аксубай “Ак калфагы” ел башындагы эшләренә хисап тота

Ак калфак татар хатын-кызларынын Аксубай жирлеге оешмасынын филиаллары 1. Карасу авылында. Житәкчесе.- Нурутдинова Фавзия Ахмадулловна. Оешмага 11 хаын-кыз керә: Нотфуллина Голсинә, Хатыпова Фәнузә, Нигматуллина Резеда,Минхаирова Мосәмэ,Нотфуллина,Хадичә, Галиева Голсирен,Факия апа, Халисә апа,Дания апа. Мәчеттә дин сабаклары ойрәнәләр, Мэулед бәйрәме ,ураза бәйрәмнәре уткәрделәр .12 февраль көнне “Аулак ой” оештырмакчы булалар.Чигу буенча мастер-класслар оештыралар. 2. Яна Узи авылында. Житәкчесе- Сабирова Резида Минзакировна. Оешмага 9 хатын-кыз керә: Махмутова Алсу, Захретдинова Альбина, Хадиева-Сафина Голсинә һ.б. Бәйрэмнәр , мастер-класслар, очрашулар оештыралар. 3. Яна Дума авылында. Житәкчесе- Низамова Рушания Минабутдиновна. Оешмага 10 хатын-кыз керә. Төрле чаралар, бәйрэмнәр,мастер-класслар оештыралар

15 гыйнвар көнне Аксубай төбәкне өйрәнү музеенда “Ак калфак” оешмасы “Аулак өй” оештырдылар. Кичә бик күңелле , матур узды. “Йөзек салыш”, “Без -без идек…” уеннар оештырдык. Шигырьләр сөйләдек,татар-халык җырларын җырладык, табышмаклар чиштек. Низамова Рушанияне Минабутдинованы (язучы, Сәҗидә Сөлейманова премиясе лауреатын) туган көне белән котладык. Ул безне үзенең яңа эсәрләре белән таныштырды. Кичәгә Зартдинова Альбина Саитовна( Газиз Кашапов музеен оештурычы, “Үзием-үз илем “китабының авторы) да чакырылган иде. Ул бик матур мәнәҗәтләр әйтте. Кичәне матур тәмамлап, түгәрәк өстәл янында самаур янында бергәләп чәй эчтек.

26 гыйнвар Аксубай төбәкне өйрәнү музеенда “Ак калфак” оешмасы “Калфак чигәм” мастер-класс оештырды.

4 февраль Аксубай китапханәсендә “Калфак чигәм” мастер-класс оештырдык.

18 февраль Чистай шәһәрендә “Ел хатын кызы 2016” бәйгесендә Ак калфак оешмасы чыгыш ясады.

4 март – Аксубайның хөрмәтле хатын-кызлары белән түгәрәк өстәл.

22 март- Нәүрүз бәйрәме

5 апрель көнне Аксубайның 3 мәктәбендә “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә Ак калфаклылар катнашты.: чигү үрнәкләре буенча мастер-класслар оештырдык, татар китаплары күргәзмәсе. Бик матур, күңелле үтте.

26 апрель көнне “Кояшкай” балалар бакчасында Тукайның туган көненә багышлап “Бөек Тукай” шигырият бәйгесе узды. Ак калфак жюрига чакырылган иде. Урыс балаларыда тырышып татарча шигырьләр укыдылар. 26 апрель көнне Ак калфак оешмасының эгъзасы Фәимә ханым Аксубайның үзәк мәйданында “Тукай безнең йөрәкләрдә” чара үткәрде. Аксубай халкы Габдулла Тукайның әсәрләрен укыды. Бик күңелле булды. 26 апрель көнне Аксубайның 3 мәктәбендә укучылар Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәгә куйдылар.Оештурычы Ак калфак эгъзасы Фәридә ханым. 26 апрель көнне Ак калфаклылар белән түгәрәк өстәл. Темасы “Габдулла Тукай иҗаты” һәм “Ак калфак” форумында күтәрелгән мәсъәләләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*