tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аксубай ханымнары үтеп баручы елга йомгак ясый
Аксубай ханымнары үтеп баручы елга йомгак ясый

Аксубай ханымнары үтеп баручы елга йомгак ясый

“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасына Татарстанның Аксубай районында эшләп килүче бүлекчәсеннән хисап килеп җитте. Татар ханымнарының тынгысыз эшчәнлеге белән кызыксынучыларга бу “отчет” кызыклы булыр кебек. Кемдер үзенә өлге итеп алырлык чаралар да табар.

15 гыйнвар көнне Аксубай төбәкне өйрәнү музеенда “Ак калфак” оешмасы “Аулак өй”  оештырдылар. Кичә бик күңелле, матур узды. “Йөзек салыш”, “Без -без идек…” уеннар оештырдык. Шигырьләр сөйләдек,татар-халык  җырларын  җырладык, табышмаклар  чиштек. Низамова Рушанияне (язучы, Сәҗидә Сөлейманова премиясе лауреатын) туган көне белән котладык. Ул безне  үзенең яңа әсәрләре белән  таныштырды. Кичәгә Зартдинова Альбина Саитовна( Газиз Кашапов музеен оештыручы, “Үзием – үз илем “китабының авторы)  да чакырылган иде. Ул бик матур мөнәҗәтләр әйтте. Кичәне матур тәмамлап, түгәрәк өстәл янында самаур янында бергәләп чәй эчтек.

5 апрель көнне Аксубайның 3 мәктәбендә “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә “Ак калфак”лылар катнашты: чигү үрнәкләре буенча мастер-класслар оештырдык, татар китаплары күргәзмәсе әзерләдек. Бик матур, күңелле үтте.

26 апрель көнне “Кояшкай” балалар бакчасында Тукайның туган көненә багышлап “Бөек Тукай” шигырият бәйгесе узды. “Ак калфак” жюрига чакырылган иде. Урыс балалары да тырышып татарча шигырьләр укыдылар. 26 апрель көнне “Ак калфак” оешмасының әгъзасы Фәимә ханым Аксубайның үзәк мәйданында “Тукай безнең йөрәкләрдә” чара үткәрде. Аксубай халкы Габдулла Тукайның әсәрләрен укыды. Бик күңелле булды. 26 апрель көнне Аксубайның 3 мәктәбендә укучылар Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәгә куйдылар.Оештыручы “Ак калфак” әгъзасы Фәридә ханым. 26 апрель көнне “Ак калфак”лылар белән түгәрәк өстәл узды. Темасы: “Габдулла Тукай иҗаты” һәм 4 “Ак калфак” форумында күтәрелгән мәсәләләр.

Аксубай Сабантуенда “Аак калфак” бик актив катнашты. “Сабантуй батырына – буләгем” кургәзмә-конкурс оештырдык, мастер-класслар; читекләр бизәү үткәрдек. Уеннар оештырдык: чулмәк вату, су ташу, капчыкта йөгерү. Самаурдан кунакларны чәй эчердек.

Димитровград шәһәрендә Сабантуй бәйрәмендә актив катнаштык. Мастер-класслар, уеннар, күргәзмәләр оештырдык.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*