tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аксубайда «Ел укытучысы-2021» бәйгесенең муниципаль этабына йомгак ясалды
Аксубайда «Ел укытучысы-2021» бәйгесенең муниципаль этабына йомгак ясалды

Аксубайда «Ел укытучысы-2021» бәйгесенең муниципаль этабына йомгак ясалды

Эксперт комиссиясе дәресләргә, сыйныфтан тыш чараларга, финалга чыгучы 11 укытучының мастер-классларына бәя бирде, җиңүчеләрне, призерларны һәм лауреатларны бүләкләде.

Икенче мәктәпнең актлар залында «Ел укытучысы» бәйгесендә катнашучы 11 укытучы җыелды. Чара алып баручылардан күңел ачу программасы, Светлана Башатовадан җырлы котлавыннан башланып китте һәм бүләкләү белән дәвам итте.

– Бүген чын-чынлап бәйрәм көне, чөнки «Ел укытучысы-2021» һөнәри бәйгенең муниципаль этабы ахырына якынлашты. Сезнең арада җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә юк, барыгыз да лаеклы чыгыш ясадыгыз. Моның өчен сезгә рәхмәт әйтәсем килә. Сез барыгыз да – көчле, иҗади, тәҗрибәле мөгаллимнәр, – дип сәламләде катнашучыларны жюри вәкиле, мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Рәмзия Зәйдуллина.

Муниципаль этап җиңүчесе булып 2 нче Аксубай мәктәбенең тарих укытучысы Геннадий Горбунов танылды!

Геннадий Горбунов – 20 еллык хезмәт стажы һәм зур тәҗрибәгә ия булган укытучы. Аның укучылары күп тапкыр конкурсларда, олимпиадаларда җиңү яуладылар, үзе дә конкурсларда актив катнаша, шахмат турнирлары үткәрә. 2011 елда ул «Ел укытучысы» бәйгесенең муниципаль этап җиңүчесе булган иде инде.

– Миңа шундый югары бәя биргәннәре өчен бәйге комиссиясенә рәхмәт белдерәсем килә. Моңа охшаш бәйгедә катнашканым булса да, барыбер дулкынлану хисләре кичердем. Оештыручыларга, бәйгегә әзерләнгәндә ярдәм итүчеләргә рәхмәт. Хәзер инде төбәк этабына әзерләнергә кирәк булачак! – дип уртаклашты Геннадий Горбунов.

Икенче урынны Г.Г. Романов исемендәге Кәкре Күл мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Татьяна Голованова яулады.

 

Өченче урынны Иске Тимошкино мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Татьяна Бульбова белән Иске Ибрай мәктәбенең биология укытучысы Флера Җәлалетдинова бүлеште.

«Педагогик дебют» номинациясендә В.Ф. Тарасов исемендәге Иске Мокшино мәктәбенең физкультура укытучысы Алмаз Шәрәфетдинов җиңүче булды. 1нче Аксубай мәктәбенең тарих укытучысы Ксения Ильина икенче урынны алды.

«Татар (ана) теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә 3нче Аксубай мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рушания Моратшина җиңү яулады, икенче урынга 2нче Аксубай мәктәбе укытучысы Чулпан Бәһаветдинова лаек булды. В.Ф. Тарасов исемендәге Иске Мокшино мәктәбенең татар (ана) теле укытучысы Наҗия Мирҗанова һәм Иске Ильдеряк мәктәбеннән татар теле укытучысы Гөлназ Мөхәтдинова лауреатлар булдылар.

Алар барысы да район Мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары һәм алар өчен җан атарга килүчеләрдән истәлекле бүләкләр алдылар.

«Ел укытучысы» бәйгесе җиңүчесе һәм 2 нче урынны алган призер һәм шулай ук «Педагогик дебют», «Татар (ана) теле һәм әдәбияты укытучысы» номинацияләрендә җиңүчеләр Татарстан Республикасында «Ел укытучысы» Бөтенроссия бәйгесе төбәк этабының зональ турында катнашачак.

Катнашучыларны бәйгегә әзерләгән барлык гомумбелем бирү учреждениеләре җитәкчеләренең уңай эше билгеләп үтелде. Бәйге финалын оештыруда һәм үткәрүдәге ярдәме өчен 2нче Аксубай мәктәбе директоры Энҗе Туктаровага рәхмәт белдерелде.

Юлия Гаврилова

aksubayevo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*