tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аксубайда Рәис Беләевка бюст ачылды
Аксубайда Рәис Беләевка бюст ачылды

Аксубайда Рәис Беләевка бюст ачылды

Теге яки бу төбәк турында сөйләгәндә, аның зурлыгын шушы яклардан чык­кан мәгълүм шәхесләр белән дә бәялиләр. Аксубай районы өчен шундый олуг шәхесләрнең берсе – ул, әлбәттә, Рәис Беляев.

Рәис Беляев – Чаллы шәһәр комитетында беренче секретарь, өлкә комитеты секретаре булып эшләгән чорда да, соңрак Казан дәүләт мәдәният институты ректоры булганда да Аксубайга төрле яклап ярдәм иткән, районнан чыккан яшьләрне укулы, фатирлы, эшле итүдә үз ролен уйнаган, беркайчан да туган ягы белән элемтәсен өзмәгән шәхес.

Узган ял көннәрендә Аксубай эшчеләр бистәсендә аңа бюст ачтылар. Тантанага район җитәкчеләре, Рәис Кыям улының тормыш иптәше, туганнары, район халкы җыелды.

“Рәис Кыям улы турындагы истәлекне мәңгеләштерү турында күп еллар элек уйлаган идек, – дип белдерде үз чыгышында район башлыгы Камил Гилманов. – Хәер, аның исемен мәңгеләштерү буенча районда бик күп эшләр эшләнә. Аксубайда оештырылган Беляев фестивале Татарстанның музыкаль яктан сәләтле барлык балаларын җыйды һәм Кырымга кадәр барып җитте, район үзәгендә бер урам аның исеме белән аталды. Менә инде бюсты пәйда булган көн дә җитте. Ул үзе дә гомере буе укытучы булган, һәйкәл өчен урынны да мәктәпләр арасыннан сайладык.

Әлеге бюст район үзәгендәге 3 нче мәктәп янәшәсендә сафка бастырылды. Әйтүләренә караганда, һәйкәл кую инициативасы белән районның исемен бөтен республикага танытырга теләүче фидакарь затларның берсе – Аксубайның Мактаулы гражданины Евгений Копанев чыккан. Ул да үз чыгышында Рәис Беляев­ның үз заманында районга ничек ярдәм итүе, Аксубайны яңарту, объектлар төзү өчен тонналаган йөкләрнең кайтуы турында ялкынланып сөйләде.

Рәис Беляевның тормыш иптәше Фәймә дә, балалары һәм онык­лары да район җитәкчеләренә, район халкына рәхмәтләрен кызганмадылар. Бөтендөнья масштабында танылган «КАМАЗ-Мастер» командасы әгъзасы Айдар Беляев бала чагында әтисенең районга, Шәрбән авылына алып кайтулары турындагы хатирәләре белән уртаклашты.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*