tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аксубайдагы “Ак калфак” тормышыннан
Аксубайдагы “Ак калфак” тормышыннан

Аксубайдагы “Ак калфак” тормышыннан

Татарстанның Аксубай җирлегендә яңарак кына оешкан татар-хатын-кызларының “Ак калфак” берләшмәсе бик тә җанлы эш алып бара.

Ел башында алар танылган татар режиссеры Марсель Сәлимҗановның туганы белән очрашу үткәргән булсалар, гыйнвар ахырында ук “Ак калфак” оешмасы әгъзалары белән очрашып, 2015 елга планнар корганнар.

20 февральдә музейда бинасында ханымнар 8 сыйныф кызлары белән очрашу үткәргәннәр.

4 мартта Халыкара хатын-кызлар көне уңаннан олы буын ханымнар белән тугәрәк өстәл оештырып, бәйрәм белән котлаганнар. 26 мартта үзәк китапханәдә “Хуш киләсен “Нәүрүз”  чарасын үткәргәннәр.

28 мартта “Ак калфак” оешмасы әгъзалары Рәис Беляев кичәсенә җыелганнар. Шушы уңайдан күргәзмә дә оештырганнар.

Мартның соңгы көнне район мәдәният йортында “Татар халкының сынлы сәнгате” күргәзмә оештырып тәкъдим ителгән.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*