tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актаныш шахматчылары – Россия призерлары
Актаныш шахматчылары – Россия призерлары

Актаныш шахматчылары – Россия призерлары

20-24 гыйнварда Удмуртиянең Дэбес районында Россиянең  авыл  җирлекләрендә яшәүче мәктәп укучылары арасында шахмат буенча Бөтенроссия шәхси-команда ярышлары уза. 20 һәм 21 гыйнварда егетләр һәм кызлар арасында тиз йөрешле шахмат буенча 9 турда ярышлар узды, ә 22 һәм 23 гыйнварда блиц-шахмат 11 турда узачак.

Беренче җиңүчеләр дә билгеле. Актаныш шахматчылары – Россия призерлары! Данияр Латыйпов, Зәйнәп Рахманова, Илзир Саматов, Мансур Закирҗанов составындагы Актаныш командасы мәртәбәле өченче урын яулады.

2007-2008 елгы кызлар арасында беренче урынны – Фирүзә Нәбиева, икенче урынны – Зәйнәп Рахманова, өченче урынны Рәзилә Нәбиева алды.

2007-2008 елгы малайлар арасында беренче урында  Данияр Латыйпов.

2009-2010 елгы  малайлар арасында  өченче урында Тимур Шәязданов.

Шахматчыларыбызны, тренерлар Илдар Имамов һәм Фәһим Галимовны Россия турнирында җиңү белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез.

Беренче өчлектә җиңүче командалар Россия шахмат федерациясе кубоклары белән бүләкләнде.

Чараны Россия спорт министрлыгы, Россия шахмат Федерациясе, Удмуртия спорт, физик культура һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, Республика шахмат федерациясе оештыра.

aktanysh.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*