tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актаныш укучылары “Җәлил укулары” II Халыкара әдәби бәйгесенең зона этабында район данын яклады
Актаныш укучылары “Җәлил укулары” II Халыкара әдәби бәйгесенең зона этабында район данын яклады

Актаныш укучылары “Җәлил укулары” II Халыкара әдәби бәйгесенең зона этабында район данын яклады

Кичә Тукай районының Иске Абдул авылында “Җәлил укулары” II Халыкара әдәби бәйгесенең зона этабы узды. Биредә Актанышның муниципаль этабында җиңү яулаган утыздан артык укучы катнашты.

Актанышлылар Минзәлә, Мөслим, Тукай, Сарман, Зәй районнары, Яр Чаллы, Алабуга шәһәрләреннән килгән укучылар белән бергә сәхнә тотты.

Конкурсантлар татар, рус, инглиз телләрендә бөек язучының әсәрләрен сөйләде.

“Миңа Муса Җәлилнең иҗаты аеруча якын. Әдәби бәйгедә катнашуымның нигезендә дә шагыйрьгә булган хөрмәт ята. Мин биредә үзем рус телендә иҗат иткән “Семейный альбом” дип исемләнгән шигырем белән катнаштым”, – ди Актаныш районының Татар Ямалысы мәктәбендә 9 нчы сыйныфта белем алучы Фидан Варин.

aktanysh.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*