tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актаныш укытучылары әхлак дәресләре хакында фикер алышты
SAMSUNG CAMERA PICTURES
SAMSUNG CAMERA PICTURES

Актаныш укытучылары әхлак дәресләре хакында фикер алышты

18 март көнне Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы МБББУ “Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе” базасында “Район мәктәпләрендә укучыларга әдәп-әхлак тәрбиясе бирү” темасы буенча семинар-практикум узды.

Чара Усманова Тәхия Әтәм кызының 7 сыйныф укучыларына “Яхшы сүз – җан азыгы” дигән ачык әхлак дәресе белән башланып китте. 40 минут дәреснең үткәнен сизми дә калдык, шундый бай эчтәлекле, тетрәндергеч чын әхләк дәресе булды, хәттә күңел тулып күз яшьләре дә чыкты. Лаеклы ялда булуга карамастан Тахия апа 11 ел буена атнага бер мәктәпкә килеп әхлак дәресләре укыта, аның тәҗрибәсенә таянырга чакырды Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе социаль мәсәләләр буенча урынбасары Л.Я.Шамсунова. Семинарада район мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча мәктәп директоры урынбасарлыры катнашты, аларга һәр мәктәптә дә әхлак дәресләрен системалы рәвештә кертергә дигән бурыч куелды.

SAMSUNG CAMERA PICTURES

Семинар барышында Әлем мәктәбенең “Серле дөнья” халык курчак театры чыгышын да карап киттек. Шулай ук “Шәҗәрәләр – күңел көзгесе” дигән мастер класс узды һәм семинарда катнашучыларны районда игълан ителгән шәҗәрәләр конкурсы полоҗениясе белән таныштырдык һәм шәҗәрә төзүнең асылларына төшендердерергә тырыштык.

Ак калфак» хатын-кызлар
республика иҗтимагый оешмасы
Актаныш районы бүлекчәсе А.Р.Галимҗанова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*