tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актанышта “Агыйдел” II төбакара интеллектуаль иҗат форумы старт алды
Актанышта “Агыйдел” II төбакара интеллектуаль иҗат форумы старт алды

Актанышта “Агыйдел” II төбакара интеллектуаль иҗат форумы старт алды

3 август көнне Актаныш районында балаларның һәм яшүсмерләрнең “Агыйдел” II төбакара интеллектуаль иҗат форумы старт алды. Ул 9 августка кадәр дәвам итәчәк. Форумда Татарстан, Башкортстан, Кыргызстан, Марий Эл, Удмуртия Республикалары, Самара, Киров, Оренбург, Ульяновск өлкәләре һәм Пермь краеннан 250 сәләтле укучы – фән олимпиадалары, конкурслар һәм фестивальләр җиңүчеләре, призерлары катнаша.
Чараның максаты: IT, робот техникасы һ.б. заманча интеллектуаль технологияләр өлкәсендә тәҗрибә һәм фикер уртаклашу.

4 август көнне “Агыйдел” II төбакара интеллектуаль иҗат форумын муниципаль район башлыгы Фаил Камаев тантаналы төстә ачык дип игълан итте.
Программада проект идарәсе һәм креативлык буенча тренинглар, Татарстанның әйдәп баручы компанияләреннән мастер-класслар, күренекле галимнәр белән очрашулар, инглиз һәм татар телен тирәнтен өйрәнү, экологик тәрбия, спорт уеннары, мәдәни чаралар каралган.

Форум ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителгән “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында оештырыла.

http://aktanysh.tatarstan.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*