tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актанышта “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышы узды
Актанышта “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышы узды

Актанышта “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышы узды

2016 елның 13-15 июль көннәрендә Актаныш шәһәрендә “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы узды. Чарада 6 чит илдән (Төркмәнстан, Таҗикстан, Австралия, Польша, Белоруссия, Казахстан), Рәсәйнең 22 төбәгеннән, Татарстан Республикасының 33 районнары һәм шәһәрләреннән 150 хатын-кыз, шулай ук Актаныш район хакимияте, белем бирү, мәдәният һәм сәнгать оешмалары вәкилләре,  киң җәмәгатьчелек катнашты. Өч көн дәвамында барган чарада кунаклар Актаныш шәһәре һәм авыллары белән танышып, бу җирлектә яшәгән милләттәшләребез белән аралашып, кызыклы һәм тарихи урыннарда булып, ул җирлектән чыккан күренекле шәхесләрнең тормышы һәм язмышлары белән танышып, татар халкының буыннан-буыннарга күчеп килгән милли йолларын күреп кайтты.

Кунакларны "Бүләк" лагерында каршы алу

Кунакларны “Бүләк” лагерында каршы алу

Бүгенге көндә Актаныш районында 32 мең кеше яши, шуның 98,07 процентын татарлар тәшкил итә. Район җирлегендә 26 җирле үзидарә Советы, 87 авыл бар. Мәгърур Чулман, данлыклы Агыйдел, Сөн, Ык елгалары суларын эчеп үскәнгәме, әллә инде  табигатенең гаҗәеп гүзәллегенәме, корычтай нык басып торучы таулар арасында чыкыккангамы  актанышлылар телгә, җыр-моңга искиткеч бай, чиксез сәләтле, бик тырыш, уңган, булдыклы һәм эш сөючән халык икәнлекләрен исбат иттеләр. Монда исә урамның һәр чүп үләне, аланда шаулап үскән печәннәренә кадәр җырга, биюгә һәвәсдер. Халкының эчкерсез һәм кунакчыл булганлыгы гамәлләрендә чагыла.  Актанышлар туган җирләрен янып-көеп ярата һәм бөек үрләр яулаган, киң танылган якташлары белән чиксез горурлана. Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев, Татарстан Республиасының фән һәм мәгариф министры Энгел Нәвап улы Фәттахов, танылган язучылар һәм шагыйрьләр  Нур Баян, Гамил Афзал, Риза Ишморат, Рәис Нәгыймов, Данил Салихов, Фәйрүзә Мөслимова,  Ләбиб Лерон, Вахит Имамов; легендар артист Мөхтәр Мутин;  скульпторлар һәм рәссамчылар Васыйл Маликов, Әсхәт Сәфәргалин, Зилфәт Басыйров; композиторлар Илгиз Закиров, Инсаф Хәбибуллин; җырчылар Әлфия Афзалова, Хәнәфи Шәйдуллин, Газинур Фарукшин, Асаф Вәлиев; җәмәгать эшлеклесе Кадрия Идрисова һ.б.һ.б. Болар барысы да актанышлылар горурлыгы. Әйтергә кирәк чарада киң танылган каләм осталары, Актаныш районы кызлары Фәйрүзә Мөслимова белән Эльмира Закирова да катнаштылар.

“Ак калфак”ның Актаныштагы утырышы югары дәрәҗәдә эшлекле узды дияргә була. Төгәллек,

"Ак калфак" аланын ачу тантанасы

“Ак калфак” аланын ачу тантанасы

бай эчтәлекле, тын алырлык буш минутсыз. Һәр минуты санаулы һәм кызыклы, һәр адымын калдырмаска тырышып йөрүче хатын-кызлар бу көннәрдә ялның, йокының нәрсә икәнен онытып тордылар. Чөнки мондый кызыклы һәм эшлекле сәяхәт көн саен булып тормый.

Барган һәр җирдә өздереп уйнаган гармун тавышларына ияреп җырчылар моңы әллә кайлардан күңелләрне җилкендереп торды. Бакчадамы, аландамы, печән өстендәме мул, тәмле милли ризыклар белән тулы табын каршы алды. Һәм шунда ук милли ризыкларны пешерү буенча өйрәнү дәресләре дә уздырылды. Әйтик, Кәрәмәт тавы итәгендә тәмле итеп татарча чәй әзерләү, Такталачыкта – гөбәдия, Уразайда – табикмәк, Иске Кормашта – татар шәңгәсе пешерүләр һ.б. оештырылды.

Гамил Афзалга элмә такта кую тантанасында

Гамил Афзалга элмә такта кую тантанасында

Ризыклардан тыш һөнәрчелек эшләре буенча да шактый өйрәнү дәресләре булды. Кирпеч сугу, самовар комы белән савыт саба чистарту, печән чабу, венник(себерке) бәйләү, дару үләннәре җыю, комган ясау, чигү-бәйләү, чишмәдән су алып кайту, исем кушу һ.б.

Күңелгә май булып сыланганы – һәр авыл кешесенең, олысының, кечесенең үз нәселенең, туган авылының шәҗәрәсен, тарихын, шушы җирлектән чыккан шәхесләрне белүләре һәм горурланулары аларга карата ихтирам уятты.

Шуны әйтергә кирәк, һәр җирдә үзеңнең осталыгыңны сынарга, белмәгәнеңне өйрәнеп кайтырга зур мөмкинчелекләр тудырылган иде.

Чарада катнашкан калфаклы ханымнар да, яктыртырга дип килгән Казан, Чаллы журналистлары да, һәммәсе дә канәгать булып таралышты.

Мөнирә Сәгыйдуллина, Казан-Актаныш-Казан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*