tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актаныштагы “Ак калфак” оешмасына 1 ел
Актаныштагы “Ак калфак” оешмасына 1 ел

Актаныштагы “Ак калфак” оешмасына 1 ел

Татарстандагы Актаныш районның “Ак калфак” оешмасына 1 ел тулды. Шул уңайдан район конференциясе үткәрелеп, анда “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, “Ак калфак”ның райондагы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Айгөл Галимҗанова, “Мәдәни җомга” газетасы журналисты Сөембикә Кашапова, авыл җирлекләре башлыклары, оешма әгъзалары катнашты. Ел йомгакларына багышланган әлеге конференцияне район башлыгы урынбасары Илфак Бариев алып барды.

Республика районнары арасында ахырданрак барлыкка килүенә карамастан, “Ак калфак” иҗтимагый оешмасын районыбыз хатын-кызлары бик җылы кабул иттеләр. Аңа тартылучылар көткәннән дә күбрәк булып чыкты. Олысы да, кечесе дә теләктәшлек белдерә. Төрле конкурслар, бәйгеләр оештырыла. “Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем – кулъяулыгым”, “Сабантуй батырына чиккән сөлгем – минем бүләгем”, “Татар җәмгыятендә һәм гаиләдә хатын-кызның урыны”, “Татар кызы–2015”, “Татар егете–2015” конкурсларына башкалары ялганып китте.

– Балтачта булып кайттык, шәҗәрә бәйрәмнәре белән кызыксындык. Искиткеч кызыклы гаилә бәйрәме итеп үткәргәннәр аны. Без дә шәҗәрә конкурсы игълан иттек. Барлык район халкын да катнашырга чакырабыз. Мәктәпләрдә әхлак дәресләре үткәрә башладык. Димче клубы ачарга әзерләндек. Яшь гаиләләр мәктәбен киңәйтергә уйлыйбыз, – дип таныштырды “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе урынбасары Рәмзия Рәкыйпова.

Конференциягә килүчеләр курчаклар күргәзмәсе белән дә таныштылар. Яңа ел алдыннан мәгариф бүлеге белән берлектә “Минем милли курчагым” дип аталган бәйге игълан ителгән иде. Анда 127 кеше 190 курчак белән катнашты. 6 яшьтән башлап балалар, укучылар, аларның тәрбиячеләре, укытучылары, әти-әниләре, балалар иҗат үзәге педагоглары һәм пенсионерларның эшләре бу бәйгене оештыручыларда гаҗәеп соклану уяткан.

Бик матур, зәвыклы, йөрәк җылысы кушып, яратып эшләнгән эшләр. Хатын-кызларыбызның уңган, оста куллы икәнлекләренә шаккатмыйча кала да алмыйсың. Киемнәре ничек гүзәл булган кебек, шулай матур итеп кулдан ясалган курчаклар да бар. Һәм андыйлары аз түгел. Зәвыклы курчакларга карагач, күңелдә рәхәтлек хисе уяна. Милли төсмерләрне үз эченә алганнар, йолаларга, гореф-гадәтләргә туры килеп торалар. Рус, башкорт, мари, мордва, әзербайҗан, үзбәк һәм башка милләт халкын хәтерләткәннәре дә күренә. Узган елның 8 Март бәйрәмендә район мәдәният йортында район хатын-кызларының кул эшләреннән зур күргәзмә ясалды. Актаныш оста куллы хатын-кызлары белән чын-чынлап горурлана ала.

Балалар иҗат үзәге педагогы Рәзидә Зарипова беренче курчагын 2012 елда киендергән. Тора-бара аларның гәүдәләрен дә үз куллары белән эшләп карарга уйлаган. “Ак калфак” оешмасы уздырган конкурска “энәсеннән җебенә кадәр” үзе ясаган, үзе киендергән хан кызы белән хан егете курчакларын тәкъдим иткән.

– Күңелгә рәхәтлек алам, ял итәм. Бу ике курчагым 2015 елда республикада үткәрелгән халыкара конкурста өченче урынны алды, – ди ул. – Пластикадан, синтепон һәм гади материалдан баш-гәүдәләрен эшләдем, күлмәкләрен үземнең фантазиямә карап тектем. Агач эшләрендә иптәшем булыша.

– “Яшьлек” мәдәни үзәгендә мастер-класслар оештырабыз, үзебезнең эшләрне башкаларга өйрәтәбез. Актаныш халкы кул эшләрен белсен, дип тырышабыз. Балачактан өйрәнеп үскән кешеләр өчен тәрбия-әхлак чарасы да, шул ук вакытта файдалы шөгыль дә ул, – ди балалар иҗат үзәге педагогы, кул эшләре буенча тәҗрибәле остаз Илсөяр Шәрипова.

Конференция эше дә башка җитди сөйләшүләргә охшамаган тонда, гасырлардан-гасырларга күчеп килгән татар рухы, милли хис, изге дога сүзләре, җаннарны кузгатырлык видеофильм һәм райондашыбыз Резеда Шәйдуллинаның “Бишек җыры” белән башланды.

Шулай да Айгөл Галимҗанова, “Ак калфак” оешмасының еллык эшчәнлеге белән таныштырганда, райондагы проблемаларга тукталмый кала алмады.

– Кызганыч: районыбызда эчүчелек белән шөгыльләнүче гаиләләр кимеми. Балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссия белән берлектә шундый гаиләләрнең өйләрендә булып, үзебез күреп кайттык. Бүген җәмәгатьчелекне дә бу күренеш борчый. Җирлекләрдәге “Ак калфак” оешмалары җитәкчеләренә һәрдаим әйтеп торабыз – авылдагы мондый гаиләләрнең тормышы белән даими кызыксынырга, өйләрендә булырга, үткәрелгән чараларга аларны, балаларын күбрәк тартырга.

Кыз бала оекбаш бәйләргә өйрәнеп, чәй табыны артында апаларның үгет-нәсыйхәтләрен тыңлап утырса – моны кечкенә җиңү дип атар идем мин, – диде.

Зөһрә Закирова, район мөслимәләр берлеге җитәчесе, “Ак калфак” оешмасының милли тормыш һәм дин комитеты җитәкчесе:

– Хатын-кыз – илнең тоткасы. Гаиләдә бала нинди тәрбия ала – безнең җәмгыятебез дә шундый була. Мәктәпләргә әхлак дәресләрен кертергә, тәрбия орлыкларын бала күңеленә бәләкәйдән салырга кирәк. Балаларны әхлаксызлык үрнәгендә тәрбиялибез икән, эчә башлаган хатын-кыз янына барып кына, әлләни үзгәртә алмыйбыз, чөнки инде ул вакытта соң була.

Район үзәгендә, авылларда дини, тәрбияви чаралар уздырыла. Өлкәннәр өчен дә, яшьләр өчен дә дини укулар, каникул вакытларында дини лагерьлар эшли һәм әхлак дәресләре үткәрелә. Конференциядә чыгыш ясаучыларның сүзләреннән аңлашылганча, мондый үтемле чараларга бер җирлектә дә битараф калырга ярамый.

Үрнәк күрсәтүче авылларыбыз бар. Әйтик, Түкедә Бания Гыйльметдинова, җәмәгать үзәге буш тормасын дип, берничә апа белән шунда
җыелырга килешкәннәр. Тик утырырга түгел, билгеле, ә кул эшләренә осталыкларын бер-берсе белән уртаклашырга. Алар анда бәйләм бәйлиләр, чигү чигәләр, бер-берсен өйрәтәләр, тәмле ризыклар пешереп чәй эчәләр. Шулай итеп тулы канлы тормыш белән яшәүче оешма барлыкка килеп, хәзер әлеге оешмага авылның башка кешеләре дә теләп тартыла. “Ак калфак” оешмасының милли кул эшләрен үстерү комитеты, балалар иҗат үзәге белән берлектә, Түке авылында бик кызыклы, күп мәгълүматлы, тирән эчтәлекле кич утыру бәйрәме үткәрде. Җәмәгать үзәгендә басып торырга да урын юк иде, авыл халкы бик җылы каршы алды һәм яратып калды. Әлеге чарада олы яшьтәге кешеләрнең элеккеге вакытларны сагынулары, аларга аралашу җитмәгәнлеге ачык чагылды.

Тәрбияви чараларны башка авыллар үрнәк итеп алалар. “Ак калфак” район оешмасыннан Рәмзия Рәкыйпова кечкенә авыллар белән эшләүгә игътибарны арттыруга җиң сызганып кереште. Бик матур эшләп киткән авыллар бар: Кыркаентүбә, Чәчер, Гәрәй, Яңа Балтач – шундыйлардан.

Актанышта үткән игелек марафоны вакытында “Ак калфак” хатын-кызлар республика иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе беренче тапкыр кул эшләреннән сату-күргәзмә оештырды һәм сатудан кергән акчаны марафонга тапшырды.

“Ак калфак” оешмасы комитет әгъзаларын квартал саен утырышка чакырып, яңа чаралар планлаштыралар, фикерләр уртаклашып, әхлак-тәрбия, милли йолаларны торгызу мәсьәләләрен кузгаталар.

Һәр җирлектә, даими эшләреннән тыш, районкүләм бер чара үткәрү максат итеп куелды. Бу эстафетаны ноябрь аенда Теләкәй авыл җирлеге башлап җибәрде. Әниләр көне уңаеннан оештырылган әлеге бәйрәмгә килүчеләрне үзләренең кул эшләреннән торган күргәзмә белән каршы алды ул. Теләкәй җирлегенең күркәм гаиләләре, олы йөрәкле аналар һәм аларның балалары, оныклары белән таныштырдылар. Дифинә Шәмсиеваның иҗади тырышлыгы белән сценарийга тирән эчтәлек, олуг мәгънә салынган. Хатын-кызның бәхете ана булуда икәнлеге һәр тамашачының йөрәгенә үтәрлек иде.

Эстафета Мәсәде җирлегенә күчте. Декабрь ахырына якынлашып килгәндә монда “Ак калфак” оешмасының Мәсәдедәге филиалы Мәүлид кичәсен үткәрде. Чараны башлаганчы Флүрә абыстай Мәүлидне ни өчен бәйрәм итү турында аңлатты. Мәчеткә йөрүче балалар чараны Коръән сүрәләре белән башлап җибәрделәр. Мөслимәләр бик күп догалар, вәгазьләр һәм мөнәҗәтләр укыдылар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.с.гә салаватлар әйтелде. Мәүлид азагында мәчеткә килүчеләр бергәләп милли ризыклар белән чәй эчтеләр. Күңелләргә тынычлык һәм җанга рәхәтлек иңде.

Конференция эшенә йомгак ясап, Кадрия Идрисова сүз алды:

– Татар халкын үзенең чын асылына кайтару, йолаларыбызны, милли киемнәребезне, телебезне саклауны Актаныш, Балтач, Азнакай кебек иң актив, татар теленсаклап тотучы, татар милләтенә лаеклы алмаш тәрбияләүче районнардан көтәбез. Мин үзебезнең җирлеккә чын күңелдән ышанам, чөнки Актанышта мөмкинлекләр күп, – диде.

Соңыннан ул райондашларыбызга Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләрен тапшырды.

“Ак калфак” оешмасы алга тагын да кызыклырак максатлар куя:

  • Мәгариф идарәсе белән берлектә мәктәпләрдә, әдәпле балалар тәрбияләү максатыннан, әхлак дәресләрен кертү;
  • Авылларда татарларның милли һәм дини бәйрәмнәрен уздыру;
  • Аерылышучыларны киметү, яшь парларга психологик ярдәм күрсәтү, яңа туган сабыйларга мәгънәле исем кушу серләрен аңлату максатыннан, “Яшь гаилә” мәктәбен оештыру;
  • Димче клубын ачу;
  • Гаилә бөтенлеген саклау өчен гаилә бәйрәмнәрен, бәйге-кичәләрне ешрак уздыру;
  • Шәҗәрәләр бәйгесе оештыру;
  • “Ак калфак” хатын-кызлар республика иҗтимагый оешмасы уздырган бәйгеләрдә катнашу;
  • Һәр җирлектә үрнәк хатын-кызлар турында мәгълүматлар туплап, стендлар эшләү.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*