tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актауда – Сабантуй
Актауда – Сабантуй

Актауда – Сабантуй

21 майда, Казахстанның көньяк-көнбатышында урнашкан Актау шәһәрендә Сабан туе уза. “Бәйрәмгә Казаннан да җырчылар чакырдык”, – ди шәһәрнең “Болгар” татар этник-мәдәни берләшмәсе әгъзасы Альбина Вәлиева.

Актауда беренче Сабан туен татарлар 1991 елда үткәргән. Моңа кадәр бәйрәмне Каспий диңгезе буенда оештырсалар, быел мәйдан өчен шәһәрнең “Акбота” паркы сайланган.

Шәһәрнең “Болгар” берләшмәсенә инде 17 ел. Аның эшчәнлегендә, Сабан туе һәм башка милли бәйрәмнәр-кичәләрдә олылар да, яшьләр дә теләп катнаша. Быел берләшмә көче белән Актауда якшәмбе мәктәбе ачылган.

“Безнең берләшмә туган иленнән еракта яшәгән татарлар үзләренең телен, традицияләрен, гореф-гадәтләрен онытмасын өчен оештырылды. Якшәмбе мәктәбе беренче тапкыр 2008 елда ачылган иде, аннан соң бина булмаганга, финанслар җитмәгәнгә ябылды. Быел гыйнвардан яңадан эш башлауга ирештек. Дәресләргә төрле яшьтәге укучылар йөри. Быел 26 бала һәм 10 өлкән кеше укыды”, – дип сөйли якшәмбе мәктәбендә татар теле укытучы Альбина Вәлиева.

Татар мәктәбендә уку – бушлай. Дәресләр якшәмбе сәгать көндезге 12дән 15.00 сәгатькә кадәр бара. Укыту программасы үзенчәлекле: кул остасы Наилә Галкина алып барган беренче дәрестә милли кул эшләре, милли аш-су, милли һөнәрчелек үрнәкләре белән таныштыралар. Икенче дәрестә Альбина Вәлиева, уен алымнарын кулланып, татар теленең лексикасын, грамматикасын, татар тарихын укыта. Ә милли көйләр, җырлар, биюләр өйрәтүче өченче дәресне “Болгар” берләшмәсе җитәкчесе Фәндәл Сәхибгәрәев үзе уздыра.

Укулар май азагына кадәр дәвам итә. Җәйге каникуллардан соң, киләсе уку елында дәресләр яңа ачылачак Халыклар дуслыгы йортында үткәрелә башлаячак.

“Безнең арабызда катнаш никахтан туган татарлар күп, шуңа да карамастан, татар каны кайнап тора. Алар рәхәтләнеп укый, өйрәнә, милли мәдәният һәм традицияләр турында белергә тели. Якшәмбе мәктәбенә туганнары арасында татарлар булган казахлар, руслар да килә, алар татар теле, мәдәнияте белән кызыксына”, – ди Альбина Вәлиева.

Әле күптән түгел, Казахстан халыклары бердәмлеге көнендә – 1 майда, якшәмбе мәктәбе укучылары, “Болгар” җәмгыяте активистлары белән берлектә, Актауда “Чәкчәк бәйрәме” оештырган. Төрле милли берләшмәләрдән кунаклар чакырып, аларны татар милли ризыклары белән сыйлап, татар җырларын, биюләрен башкарган. Фәндәл Сәхибгәрәев җитәкчелегендәге “Каспий дулкыннары” вокаль ансамбле чыгышлары, шәһәрнең 6нчы урта мәктәбе укучылары башкарган биюләр беркемне битараф калдырмаган.

Лилия Гаделшина, “Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*