tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актив татарларга рәхмәт әйттеләр
Актив татарларга рәхмәт әйттеләр

Актив татарларга рәхмәт әйттеләр

Ульяновск өлкәсенең Хөкүмәт йортында өлкә сабантуен әзерләүдә һәм уздыруда актив катнашкан оешма җитәкчеләрен, милли хәрәкәт активистларын һәм иганәчеләрне зурладылар.

Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте җитәкчесенең Беренче урынбасары, Сабантуйның оештыру комитеты рәисе, милләттәшебез Вилдан Хәниф улы Зиннуров аларга рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

“Милли бәйрәмебезне киләсе елларда да бергәләп үткәрербез”, диде ул.

Өлкә Сабантуена хөкүмәт дәрәҗәсендә быел беренче тапкыр нәтиҗә ясалды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*