tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Активлыгы сокланырлык
Активлыгы сокланырлык

Активлыгы сокланырлык

“Гомерем буе җырларга да, биергә дә яраттым, бүген дә иртәдән бирле биеп кенә йөрим”, – дип каршылады 90 яшьлек юбилее белән котларга килүчеләрне Әгерҗедә яшәүче Рәсимә әби Галләмова.

Тобада туып-үскән бө­терчек кебек җитез Рәсимә гомер буе җырларга, биергә бик ярата.

“Балачагым күңелле үтте. Ач булсак та, туган авылым клубында бик еш концертлар куя идек”, — дип сөйләде зарлануны белмәүче шат күңелле Рәсимә әби.

Әгерҗегә килгәч, азык комбинатында хезмәт куя. Мөхәммәтдин исемле уңган егет белән гаилә коралар. Бер-бер артлы туган Флүр, Фәрит, Фердинант, Фирдания, Фәния, Фәридә тату, эш сөючән гаиләдә кечкенәдән үк йорт эшләрендә әти-әнисенә булышып үсәләр. Һөнәр үзләштереп, үз гаиләләрен корып, туган шәһәрләрендә йортлар җиткереп яши башлыйлар. Эшен бик төгәл башкаручы, чисталык-пөхтәлек яратучы Рәсимәне район үзәк хастаханәсендә санитарка булып эшләгәндә дә бик хөрмәт итәләр. Хөрмәт дигәннән, юбилее белән котларга килгән кияве Альберт Рәхмәтуллинның “иң әйбәт әби”, “алтын кеше” диюен һәркем үз котлавында ачык чагылдырды.

– Мин каенанам белән 41 ел гомер кичерәм. Үз әнием кебек кадерле ул. Әниебезнең бәхетенә күзләр генә тимәсен: алты бала үстерделәр, барысы да исән-сау. Биш баласы Әгерҗедә бик матур гомер кичерәләр. Унике оныгы, унтугыз оныкчыгы бар. Сәнгать яратучы әниемә багышлап, җыр башкарасым килә, – дип, җыр бүләк итте иң өлкән килене Нәгыймә Галләмова. – Әби янына килергә җыен­ганда, башта телефоннан шалтыратып, аның өйдә булу-булмавын белешәбез. Я күршеләрдә, я балаларында, я кибеткә киткән була, я бакчада яшелчәләргә су сибеп йөри – аны өйдә туры китерүе бик кыен, — дип, тынгысыз җанлы әбиләренә соклануларын белдерделәр оныклары да.

Рәсимә әбигә 90 яшь ди­мәссең дә. Газеталарны күз­лексез укый. Җәен су коенырга ярата.

– Әле минем Әгер­җебездәге “Олимп” спорт комплексына барып, суда йөзәсем килә. Кызым Фәридәнең тиздән төзелеп бетәчәк яңа йорты түрендә утырасым бар. Яхшы сүзләр дә өйрәнәм. Планнар күп әле, – ди тормыштан тәм, һәр туган көннән ямь табып яшәүче көр күңелле юбиляр.

Рәсимә исеме гарәпчәдән “гадәт, йола саклап, тиз атлаучы“ дигәнне аңлата. Хәзер дә актив тормыш белән яшәүче Рәсимә әби бу исемне тулысынча аклый.

Асия Корбангалиева, Әгерҗе шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*