tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актуаль әйберне татарчалаштыру, татарчаны актуальләштерү!
Актуаль әйберне татарчалаштыру, татарчаны актуальләштерү!

Актуаль әйберне татарчалаштыру, татарчаны актуальләштерү!

5-6 март көннәрендә Әстерхан шәһәрендә белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбе “Акыл фабрикасы” узды. Анда Саратов,  Волгоград,  Волжск, Армавир, Ростов, Краснодар шәһәрләре, Дагестан һәм Карачай-Чиркәс Республикасы һәм Казахстаннан татар яшьләре җыелды. Бу юлы “Акыл фабрикасы” мәктәбе “Этномәдәни проектлар менеджменты” темасына багышланды. Модераторлар ролен Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин һәм аның урынбасары Айрат Фәйзрахманов үтәде.

9a_VyaQTenYИке көн дәвамында катнашучылар төрле кызыклы лекцияләр тыңладылар, Казанда үтә торган татарча проектлар белән таныштылар. Болар турында төгәлрәк итеп Тәбрис Яруллин сөйләде.

“Татар теле дип әйткәндә, сездә нинди ассоциацияләр барлыкка килә? Габдулла Тукая, түбәтәй, чәк-чәк – болар үткән чор сүзләре. Татар проектларын хәзерге заманда актуаль булган әйберләргә, яңа технологияләргә таянып оештырырга кирәк. Шулай итеп, татарныкын актуальләштерергә, актуальне татарчалашатырырга”, – дип ассызыклады ул.

Әстерхан шәһәренең татар мәдәни җәмгыяте рәисе урынбасары Динара Мәҗитова,  Саратов шәһәрендәге “Сарытау” татар яшьләре оешмасы рәисе Реналь Ихсанов үзләрендә үтә торган төрле татар чаралары белән таныштырдылар.

цифрыМузыкант, “KZN.Собака.ru” журналының баш редакторы Рәдиф Кашапов Европада үтә торган төрле әдәби, музыкаль проектлар турында чыгыш ясады. “Европада бик кызыклы, иҗат кешесен гадәти мөһиттән чыгаручы һәм яңа чынбарлыкны аңларга өндәүче мәдәни проектлар бар. Мәсәлән, арт-резиденцияләр – берәр нинди гадәти булмаган җирдә урнашкан, иҗади шәхесләр җыела торган студия яки йорт. Алар анда тирә-як белән илһамланалар һәм җирле мәдәни кодларны үзләштерәләр”, – дип сөйләде ул.

“Акыл фабрикасы” мәктәбенең иң кызыклы өлешләренең берсе – “Аргамак” Алмания татар яшьләре оешмасының рәисе Ильяс Ямбаев белән онлайн скайп-конференция иде. Ул үзләрендә үтә торган төрле татар чаралары, проектлары белән таныштырды. “Без үзебезнең оешмада төрле мәдәни, әдәби чаралар үткәрәбез. Башта 6-7 кеше генә җыелса, соңыннан бу сан бик күпкә артты”.

Co-Yb-Q-GAoКАЗГУКИ аспиранты, “Kazan” бию ансамбле хореографы Нигина Әхмәдулина татар киемнәренең тарихы һәм хәзерге заманда киемнәребездә милли элементны чагылдыру турында сөйләп узды. Нигина фикеренчә, 20 гасырда татар образы бераз бозыла төште. Ул күбрәк сәхнә өчен генә хезмәт итә башлады. “Бүгенге көндә Татарстанда милли бизәкләр кулланып әйбер җитештерүчеләр күп. Әгәр киемдә бер генә милли элемент булса, бу милләтебезне күрсәтү өчен кечкенә генә бер адым булачак”, – ди Нигина.

Гүзәлия Гыйниятуллина, Бөтендөнья татар яшьләре форумы пресс-сәркатибе, катнашучыларга пиар, ничек аны үтемле итү һәм күбрәк аудиториягә җиткерү серләрен ачты. Шулай ук катнашучыларга “Инициатива” бизнес-клубының башкарма директоры Рөстәм Гатауллинның “Проект үсешендә бизнес оешмаларның роле” дигән чыгышы да бик ошады.

WbaxLFNZuZM“Акыл фабрикасы” мәктәбе кысаларында “Этномәдәни проектларны оештыру” буенча стратегик сессия үтте. Катнашучылар, командаларга бүленеп, төрле идеяләрне карадылар. Икенче көнне алар бер проектны сайлап алып  тәкъдим иттеләр.

Шулай итеп, “Акыл фабрикасы”на җыелган көньяк федераль округы татар яшьләре лидерлары яхшы тәҗрибә тупладылар һәм яңа идеяләр, яңа максатлар белән таралыштылар.  Алга таба да татар яшьләре бердәм булыр, файдалы проектлар оештырыр, туган телне саклар дигән теләктә калабыз.

NQDio1t-SyMНәтиҗәләр:

  • 62 катнашучы
  • 9 шәһәр
  • 6 төбәк һәм Казахстан
  • 5 проект
  • 48 сорау һәм 8 лекция
  • 1 стратегик сессия һәм скайп-конференция

 

Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат үзәге

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*