tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Акыл фабрикасы» белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбе
“Акыл фабрикасы» белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбе

“Акыл фабрикасы» белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбе

“Акыл фабрикасы” мәктәбе, тема: «Бала үсеше һәм тәрбия», лекция һәм семинарлар, чит илләр тәҗрибәсе, панель дискуссия, заманча методика,  форсайт сессия “Мәктәпкәчә белем бирүнең киләчәк моделе”

Казанда 6-7 февраль көнне “Бала үсеше һәм тәрбия” темасына белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбе “Акыл фабрикасы” узачак. Катнашучылар: ата-аналар, тәрбиячеләр, педагоглар һәм барлык кызыксынучылар!

Татарстан Республикасындагы төрле оешмаларның, балалар үзәкләренең җитәкчеләре, мәктәпкә кадәр укытучы педагоглар “Акыл фабрикасы” ның лекторлары булачак. “Бала үсеше һәм тәрбия” юнәлеше буенча белем бирүче чаралар оештырылачак. Мәктәп кысаларында уртак проектларны үстерү буенча төрле семинарлар, балалар үзәкләренең җитәкчеләре белән практикумнар булачак. “Мәктәпкәчә белем бирүнең киләчәк моделе” темасы буенча форсайт сессия – идеяләр штурмы методы нигезендә киләчәктәге үсешнең моделен формалаштыру оештырылачак. Уртак мотивацион күзаллауны тудыру. Эффектив карарларга килү өчен нигез, ышанычлы караш булдыру һәм энергия алу.

Лекция һәм семинарлар әлеге темаларга багышланачак: баланы бишектән үк татар телендә тәрбияләүнең үзенчәлекәре, мегаполиста балаларны тәрбияләү, бала үсешенең төп кагыйдәләре, дини белем бирү, хоумскулинг, мәктәптән тыш белем алу, гаиләдәге рухи тәрбия, полилингваль тәрбия.

“Акыл фабрикасы” катнашучылары алган белемнәрен тәрбия, белем бирү өлкәләрендә үз талантларын үстерүгә юнәлтә алачак.

Проектның төп үзенчәлеге – чаралар Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә үтәчәк. Ике көнлек курсны узучыларга Татарстан республикасының Мәгарифне үстерү институты һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы исеменнән лицензияле сертификат тапшыралачак.

Видеоанонс – https://www.youtube.com/watch?v=YYei61-nCKY

6 февраль сәгать 10.00 да “Акыл фабрикасы” мәктәбенең официаль ачылышы булачак.

Оештыручылар – Бөтендөнья татар яшьләре форумы, “Сабыйлар” балалар үзәге һәм “Мәгариф” журналы

Лекция һәм семинарлар:

·        Лекция: Полилингваль тәрбия һәм татар телендә бишектән үстерү үзенчәлекләре

 

Спикерлар: Альбина Насырова, “Бала-Сити” үзәге директоры, Ләйсән Галявиева, “Сабыйлар” үзәге директоры

 

Балалар полилингваль киңлектә.”Полилингвизм әйләнә-тирәсе балаларда логопедия проблемалары тудыра” бу чынбарлыкмы әллә нибары уйдырма гынамы? Полилингваль балалар бакчасының уңай яклары һәм мөһим шартлары. “Бишектән үстерү” дәресләренең барлыкка килү тарихы. Татар мәдәнияте аша кечкенәләр өчен уку-укыту методиклары төзү. Балалар үзәге татар теленә һәм мәдәниятенә мәхәббәт һәм хөрмәт уятучы буларак.

 

·        Лекция: Балаларны зур шәһәрдә тәрбияләү үзенчәлекләре

 

Спикер: Абдрахманов Алмаз, “Җиденче буын” оешмасының мәдәният һәм мәгариф җитәкчесе, балалар өчен китаплар авторы, “Прорыв” президент премиясе лауреаты

 

Ничек иҗади төркемне координацияләү? Балалар өчен басма матбугатның уңышлы серләре? “Ак карга” яки “Кара аккош”: шәһәрдә милли үзенчәлекне ничек сакларга?

 

·        Видеорепортаж: Балалар Канадада ничек яши?

 

Спикер: Алимә Сәләхетдинова, балаларны татар телендә тәрбияләү программасы авторы, Ләйсән Харисова, Abu Huraira Islamic center укытучысы

 

Балалар өчен китапханәнең яңа мөмкинлекләре. Икетеллелек шартларында француз телен саклау тәҗрибәсе. Балалар өчен тел проектлары. Толерант җәмгыятьнең педагогик принциплары. Мәктәпкәчә дин сабаклары: Торонто тәҗрибәсе. Дингә өйрәтүдә 5 тойгыны эффектив куллану. Онтариода Ислам үзәкләре белән дәүләт мөнәсәбәтләре ничек корылган?

 

·        Презентация: Тәрбия баскычлары

 

Спикер: Кадрия Идрисова, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе, филология фәннәре докторы

 

Видеоҗыентык – “Тәрбия баскычлары”. Биредә сабыйны яралганнан башлап, 40 көнгәчә тәрбияләү алымнары чагылыш тапкан. Баланы кайчан тәрбияли башларга кирәк? Кайберәүләр – бишектән, ә кайберәүләр ана карыныннан ук дияр. Ә чынлыкта исә, шәхескә нигез салыну ир белән хатынның бер-берләрен сайлаудан башлана.

 

·        Презентация: “Акыллым” татар телен бишектән өйрәнү проекты

 

Спикер: Тюльпан Минһаҗева, “Акыллым” проекты җитәкчесе

 

“Акыллым” проекты – татар телен бишектән өйрәнү проекты. Проектның барлыкка килүе һәм төрле яшьтәге балалар өчен чыгарылышлар булдыру. Татар телен бишектән үзләштерүнең үзенчәлекләре (“Акыллым” карточкаларының нигезендә яткан Доман методикасы белән танышу). Туган телне өйрәнү – бала тәрбияләүнең аерылгысыз өлеше.

 

·        Лекция: Бишектән үстерү нигезләре һәм “Үчтеки” проекты

 

Спикерлар:  Гөлфия Гарипова, “Бишектән үстерү” программасы буенча педагог, Айгөл Аюпова, “Үчтеки” проекты җитәкчесе

 

Ни өчен баланың беренче елларында күңел ачу уеннары бала һәм ана арасындагы мөнәсәббәтләрнең нигезе булып торалар? Балагызның сүз байлыгын ничек арттырырга? Ничек чит ил китапларын татар телен камилләштерүдә кулланырга мөмкин? Марафон “Әниләр һәм бәбиләр”.

Бишектән үстеру принциплары. Сабыйның яшен, игътибар үзенчәлеклренә һәм яңа мәгълүматне кабул итү төренә таянган дәрес төзелеше. Железнова методикасы. Ана телендә яңгыраган җыр һәм фольклорга нигезләнгән бармак уеннары балага ничек тәэсир итә. Әниләрдә бала иҗадына дөрес караш тудыру.

 

·        Форсайт сессия: Мәктәпкәчә белем бирүнең киләчәк моделе

 

Эшчәнлекнең үсеш трендларын билгеләү. Коллектив идеяләр штурмы нигезендә киләчәк үсеш моделен формалаштыру. Бердәм караш һәм эффектив нәтиҗә өчен нигезләмә булдыру. Киләчәктә ышаныч һәм энергия.

 

·        Лекция: Дини белем бирү: методика һәм кадрлар

 

Спикерлар: Гөлфия Гайнутдинова, онлайн дини белем бирү мәктәбе укытучысы, мәктәпкәчә яшьтәгеләргә рухи белем бирү белегече, Әхмәтшина Ләйсән, “Хәзинә” балалар үзәге җитәкчесе

 

Балаларга ничә яшьтән дин дәресләре үткәрә башларга? Дин дәресләрендә баларны нәрсәгә өйрәтергә? Приоритетларны ничек сайларга? Дин дәресләре һәм мәктәпкәчә белем дәресләре аерым үткәрелергә тиешме?

Нинди методика кулланырга? Балаларга дин дәресләре мавыктыргыч һәм кызыклы булсын өчен нинди уеннар эзләп табырга? Проблеманы чишү юлын күрсәтүче интерактив мастер-класс.

 

·        Лекция: Хоумскулинг

 

Спикер: Резеда Сафиуллина, филология фәннәре докторы, Россия Ислам университетының гуманитар дисциплина кафедрасы җитәкчесе, Фәннәр Академиясе, Ш. Мәрҗәни исемендәге тарих иститутының өлкән фәнни хезмәткәре

 

Хоумскулинг – ул нинди дә булса белем биру йорты катнашыннан башка, балаларны өйдә укыту. Америка һәм Көнбатыш Ауропа илләрендә бу күренеш күптән инде гадәти хәлгә әверелде. Хоумскулинг аша узган гаиләләрнең тәжрибәсеннән чыгып, өйдә укыган балаларның белемнәре тирәнтен, алар югары уку йортларына җиңелрәк керәләр һәм уңышлы карьера төзиләр. Хоумскулинг Россиягә керә генә бара, әмма инде хәзер күп кенә гаиләләр мәктәпләрдән баш тартып, өйдә укыту системасына өстенлек бирәләр.

 

·        Панель дискуссия: Лагерьларның профессиональ һәм сыйфатлы үсеше

 

Спикерлар: Ләйсән Ганиева, “Бәхет ачкычы” иҗади төркем оештыручысы; Алсу Хайруллина, “Гаилә” мәчете алдында лагерьлар оештыручысы; Булат Насыбуллин, “Туры юл” лагерьларының оештыручысы

 

Җәйге лагерьлар балаларның буш вакытларында иң әһәмиятле һәм якты хәтирәләрне тәшкил итәләр. Лагерьга килгәч, балалар, актив ял итүдән тыш, үз-үзен үстерергә һәм расларга телиләр. Ничек балаларның киләчәк эшләрендә һәм хәтерләрендә чагылырлык, кызыклы һәм файдалы программа оештырырга? Ничек, дин нормаларын саклап, балаларны милли мәдәнияткә тартырга? Ничек дини, милли аспект һәм дәүләт белән бәйләнеш табырга? Ничек барлык замана таләпләренә җавап бирә торган педагоглар хәзерләргә? Үз дине, халкы белән горурланган һәм барлык фикерләргә күз салган шәхесне тәрбияләү нигезендә нәрсә ята?

 

·        Лекция: Гаиләдә рухи тәрбия тәҗрибәсе

 

Спикер: Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Республикасы казые, тәрбия буенча китаплар авторы

 

Рухи-әхлакый тәрбия нигезе булып бала яшәгән һәм үсеш алып формалашуына вәзгыятьнең рухи культурасы тора. Гаиләдә, балалар бакчасында, мәктәптә, балалар оешмасында әти – әниләр һәм балаларның иң якын социаль тирәлеген тәшкил иткән укытучылар арасында хөкем сөргән рух баланың эчке дөньясы формалашуында иң зур өлеш кертүче булып санала.

 

·        Презентация: “Тылсымлы куллар” проекты

 

Спикер: Ландыш Фазуллина, “Тылсымлы куллар” балалар журналы баш мөхәрирре

 

«Тылсымлы куллар» – мавыктыргыч эчтәлекле балалар җурналы. Әлеге матбугат башлангыч сыйныф укытучылары, тәрбиячеләр, балалар үзәкләрендәге педагоглар өчен методик ярдәмлек вазыйфасын башкара. Журналның эчтәлек һәм тышкы бизәлеше даими камилләштерелеп, өр-яңа сәхифәләр белән баетылып тора. «Тылсымлы остаханә», «Ә син беләсеңме?», «Тәмле булсын», «Илһам чишмәсе», «Серләр сандыгы», «Тапкырлар аланы» һәм башка рубрикалар сабыйларны хезмәткә өнди, логик фикерләү сәләтен, дин һәм әхлак тәрбиясен, әйләнә-тирә мохит турында күзаллавын баета.

 

·        Лекция: Мәктәпкәчә белем алуның яхшы практиклары: дөньядагы һәм Татарстандагы тәҗрибә

 

Спикер: Елена Сәләхетдинова, “Родительский клуб” проекты җитәкчесе, International School of Kazan психологы

 

Ничек баланың белемен генә түгел, ә дөнья турындагы күзаллавын да яхшыртырга? Ничек аңа үзенең яхшы якларын күрсәтергә һәм кайбер сыйфатларын үстетергә булышырга? Ничек аңа үзенең белемнәрен күрсәтергә өйрәтергә? Ничек аны һәр кич үзенең эшләренә нәтиҗә ясарга өйрәтергә? (әти-әнисе яки остазы белән, ә социаль челтәрләрдә түгел)

 

“Акыл фабрикасы” мәктәбе 6-7 февраль көннәрендә үтәчәк.

ММҮ “Казан”,  Казанның мең еллык музее

Ихтирам белән, Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*