enrutat
Баш бит / «Акыл фабрикасы»на ашыгыгыз!
«Акыл фабрикасы»на ашыгыгыз!

«Акыл фабрикасы»на ашыгыгыз!

6 — 7 февральдә Белем бирү һәм проектлар мәктәбе — «АКЫЛ ФАБРИКАСЫ»  чираттагы чарасын үткәрә. Оештыручылары: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, «Мәгариф» журналы, «Сабыйлар» балалар үзәге.

Тема: «Бала үсеше һәм тәрбия». Катнашучылар: ата-аналар, тәрбиячеләр, педагоглар һәм барлык кызыксынучылар!

Мәктәп кысаларында түбәндәге чаралар каралган:
— лекция һәм семинарлар;
— чит илләр тәҗрибәсе;
— заманча методика;
— форсайт сессия.

Проектның төп үзенчәлеге — чаралар Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә үтәчәк. Мәктәпне узучыларга лицензияле сертификат тапшыралачак.

«Алдынгы тәҗрибә белән танышу, уникаль белем туплау һәм экспертлардан файдалы киңәшләр ишетү мөмкинлеген кулыңнан ычкындырма!» — дип белдерә оештыручылар.

Катнашырга теләүчеләр 1 февральга кадәр түбәндәге сылтама буенча теркәлә ала.

теркәлү

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*