enrutat
Баш бит / Альберт БОРХАНОВ: “ТӨБӘК ТАРИХЧЫЛАРЫ АВЫЛЛАРЫБЫЗ САГЫНДА”
Альберт БОРХАНОВ: “ТӨБӘК ТАРИХЧЫЛАРЫ АВЫЛЛАРЫБЫЗ САГЫНДА”

Альберт БОРХАНОВ: “ТӨБӘК ТАРИХЧЫЛАРЫ АВЫЛЛАРЫБЫЗ САГЫНДА”

Күптән түгел Азнакайда Ык буе табигате һәм биредә яшәүчеләрнең тарихына, хәзерге чорына багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли, тарихи-төбәкне өйрәнү конференциясе узды. Ул икенче төбәкара Ык буе Сабантуе – 2018 кысаларында һәм Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан оештырылды.

Конференциядә район җитәкчелеге, республиканың музей-төбәкне өйрәнү берләшмәсе тарафыннан илебезнең төрле төбәкләре, республика, ИделУрал буе вәкилләре, иҗтимагый эшмәкәрләре, галимнәре, төбәкне өйрәнүчеләре, тарихчылары, музей хезмәткәрләре, мөгаллим белгечләр катнашты. Башкаладан килгән тарихчы-галимнәрне, республикабызның күренекле шәхесләрен район башлыгы Марсель Шәйдуллин әүвәл үзендә кабул итеп, алар белән төбәгебезнең үткәне, бүгенгесе турында сөйләшеп алды.

Конференция программасы киңкырлы иде, дүрт секциягә бүленеп, аларда Ык буе авылларының тарихи һәм табигый саклану урыннары турында бай эчтәлекле, кызыклы 40 ка якын чыгыш тыңланды. Район-шәһәр Мәдәният йортында барган пленарутырышта бу секцияләр эшенә йомгак ясалып, бергәләп хәл итүне сораган проблемалар күтәрелде,
киләчәккә планнар билгеләнде.

–Төбәк тарихында һәр авылның үз урыны бар. Аларның тарихларын барлау-саклауда җирлегебездә бик күп эшләр башкарыла, – диде конференция утырышын ачып район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов.

–Авыллар тарихы турында инде 10 китап тупланма дөнья күрде, тагын 3 се тәмамланып килә. Югалган авылларны барлап та аерым басма чыгардык. Нигез тамырларын корытмаска, бу юнәлештә әле бик күп эшләргә кирәк безгә. Тарихның өйрәнелмәгән яклары бар әле…

Та т а р с т а н н ы ң төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе, атказанган фән эшлеклесе, профессор, академик,Азнакай тарихын өйрәнүгә дә күп көч куйган Альберт Борханов Ык буе төбәгенең һәр авылы тарихын туплауны төп бурычларның берсе итеп куйды. Бер үк вакытта археологик һәйкәлләрне, кабер ташларын, архитектура биналарын, бакыр базлары кебек сәнәгать корылмаларын, табигыйтарихи урыннарны, борынгы метрикәләр сакланган архивларны өйрәнү-барлау кирәклеген дә ассызыклады.

Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмаган якташларыбызны барлап никадәр азнакайлының рәхмәтен алган республика милли музееның музей-мемориалын җитәкләгән РФ хәрби-тарихи

Академиясе член-корреспонденты Михаил Черепановны да райондашларыбыз
көтеп алды. Ул хәбәрсез югалганнарның, һәлак булганнан соң хәрби бүләкләргә
лаек булганнарның якыннарына бу хакта документларын тапшырды, конференция барышында соңгы табылган исемнәрне укып, аларның туганнарына да белешмәләрен
тантаналы төстә тапшырды.

Конференция бик эшлекле, эчтәлекле барды. Анда ясалган чыгышларның һәркайсы мавыктыргыч иде, мөкиббән китеп тыңланды. Әйе, үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, тарихны бергәләп барлап, аны түкми-чәчми киләчәк буыннарга калдыруны һәркайсыбыз изге бурычы итеп санасын иде.

Лиза НУР

Азнакайның «Маяк» газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*