tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алексеевск районы Биләр авылында мөфти катнашында яңа мәчет ачылды
Алексеевск районы Биләр авылында мөфти катнашында яңа мәчет ачылды

Алексеевск районы Биләр авылында мөфти катнашында яңа мәчет ачылды

Зөлхиҗҗә аеның 2-нче көнендә (23-нче июльдә), Алексеевск районы Биләр авылында яңа мәчет ачылды. Әлеге тантанада танылган кунаклар, шушы җирлектән чыккан күренекле шәхесләр, депутатлар, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, иганәчеләр катнашты. Истәлекле бәйрәм чарасы кунакларын Татарстан мөселманнары исеменнән республикабыз мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Ул иң әүвәл Коръән-Кәримнән аятьләр укыды һәм дога кылды. Алга таба ул мәчет төзүнең савапларына тукталып үтте:

«Хәдисләрдә Аллаһы ризалыгы өчен мәчет төзетүче кешегә ахирәттә бер сарай бүләк ителер, дип әйтелә. Аллаһы Тәгалә мәчетне төзүчеләрдән, төзелеш эшләрендә катнашучылардан разый булсын. Бу мәчеттән кеше өзелмәсен, буш тормасын, чөнки Кыямәт көнендә мәчет синең өчен шаһитлек кылачак. Ин шә Аллаһ, бу мәчетебез безгә каршы шаһитлек кылмас”. Чыгышын дәвам итеп, Камил хәзрәт тантанада катнашучыларга сорау белән мөрәҗәгать итте: “Сезгә шундый сорау бирәсем килә: сезнеңчә ничек, кая керергә җиңел – җәннәткәме, җәһәннәмгәме?”

Халыкка үгет-нәсыйхәтләрен җиткереп, җәннәткә керүнең җиңел булуын аңлатып үтте: “Тәмугка керү өчен акча түлисе бар. Тәмәке тартасың – акча түлисең, аракы эчәсең – акча түлисең, зина кыласың – акча түлисең, дискотекаларга йөрисең – акча түлисең. Бу дөньяда бушлай гөнаһлар юк. Җәһәннәмгә акча түләп, икенче төрле әйткәндә, билет алып керәсең. Бушлай кертмиләр сине. Җәннәт юлы исә бушлай. Намаз уку – бушлай, мәчеткә керү – бушлай, ураза тоту – бушлай. Җәннәт юлы бушлай бирелә. Бер гөнаһ кылсаң – бер гөнаһ языла, тәүбәдән соң ул да бетерелә. Бер изгелек кылсаң, аятьтә килгәнчә, унга тапкырлана. Бер хәдистә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Кем Коръәннән бер аваз, бер хәреф укыса – бер изгелек ала һәм изгелегебез унга тапкырлана. Мин “Әлифләммим” бер хәреф дип әйтмим, киресенчә, “әлиф” бер хәреф, “ләм” бер хәреф, “мим” бер хәреф», – дип әйтә. “Әлифләммим” өч төрле хәреф булып санала. “Әлифләммим” укыган кеше утыз савап ала. “Бисмилләһир-рахмәнир-рахим” укыган кеше 190 савап ала. Кыямда намаз укыган хәлдә Коръән укысак, бер хәрефкә йөз савап бирелә. Бабайларча утырган килеш намаз укысак, илле савап бирелә. Рамазан аенда намаз гыйбадәтләре, сәдакалар, Коръән укыган өчен саваплар меңгә тапкырлана. Кадер кичәсендә булса, утыз меңгә тапкырлана. Икенче төрле әйткәндә, бер гөнаһ кылсак бер гөнаһ языла, тәүбәдән соң ул да гафу ителә. Изгелек кылсак, уннан алып күпкә тапкырлана”.

Аннары Мөфти хәзрәт сорау бирде: кая керергә җиңел? Җәннәткәме, җәһәннәмгәме? Ягъни җәһәннәмгә керү өчен тырышырга, акча түләргә кирәк. Бушлай кертмиләр сезне. Аллаһы Тәгалә барыбыздан да разый булсын». Алга таба мөфти хәзрәт «Алексеевскдорстрой» ачык акционерлык җәмгыяте директор советы рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәли улы Вәлиевка, «Стройдорсервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Илгиз Ильяс улы Зайдаровка рәхмәт хатлары тапшырды.

Аннары тәбрикләү сүзләре белән Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Демидов, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев, “Алексеевскдорстрой” ачык акционерлык җәмгыяте директор советы рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев, Мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, Алексеевск районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вальщивов мөрәҗәгать итте.

Мәчет ачу тантанасының рәсми өлеше тәмам булганнан соң, кунаклар мәчеткә уздылар, социаль дистанцияне саклап ике рәкәгать мәчет нәфел-намазы укыдылар. Татарстан мөфтие җыелган җәмәгатькә Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көненең һәм корбан чалуның фазыйләтләре турында вәгазь сөйләде, сорауларга җавап бирде.

Биләр авылы үзәгендә урнашкан яңа мәчетне төзү өчен “Алексеевскдорстрой” ачык акционерлык җәмгыятенең Директорлар советы рәисе Вәлиев Фоат Вәли улы зур көч һәм тырышлык куя. Ул биредә – борынгы тарихи шәһәр урынында — мәчетнең кирәк булуын бар күңеле белән аңлап алып, тиз арада эшкә керешә. Шулай итеп, быелның 6-нчы апрелендә төзелеш эшләрен башлап җибәрәләр. Төзүчеләр эшне җиренә җиткереп, бүгенге заман таләпләренә туры китереп, барлык уңайлыклары булган мәчетне тиз арада сафка бастыра.

Мәчетнең мәйданы – 87 квадрат метр, ул фарыз залына берьюлы 20-25 кешене сыйдыра ала. Моннан тыш, биредә хатын-кызлар өчен 7-8 кешелек намаз уку бүлмәсе бар. Манараның биеклеге – 22 метр. Мәчетнең имам-хатыйбы вазифаларын Фәсахов Әнвәр Хөснетдин улы дәвам иттерәчәк. Ул моңа кадәр Биләр шәһәрендә урнашкан гыйбадәт бүлмәсенең имамы булып эшләде.

Мәчет эчендә бар уңайлыклары булган тәһарәтханә эшли, имамның эш бүлмәсе бар. Шулай итеп, бүгенге көннән Алексеевск районында дин кардәшләребезгә 12 мәчет хезмәт итә башлады.

Бүгенге сәфәре барышында Татарстан мөфтие шулай ук Биләр шәһәре җирлегенең борынгы мәчет нигезен барып күрде, Зур Тигәнәле авылының Салих Баттал исемендәге “Туган якны өйрәнү” музеенда булды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*