tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алик Локманов: “Көчле шигырь – ярты музыка”
Алик Локманов: “Көчле шигырь – ярты музыка”

Алик Локманов: “Көчле шигырь – ярты музыка”

Композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов 70 яшьлек юбилеен Казанда билгеләп үтте. 24 апрельдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узган “Ел саен язлар килә…” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәгә Алик Локмановның иҗатын сөючеләр җыелды, ул язган популяр җырларны Татарстан һәм Башкортстан артистлары башкарды.

“Минем 50, 60 яшьлек зур юбилей даталары үтте, әмма шулай зурлап иҗат кичәмне үз гомеремдә беренче тапкыр үткәрәм. Казанда, зур залда бәйрәм оештырырга Бөтендөнья татар конгрессы ярдәм итте”, – дип рәхмәтләрен җиткерде композитор.

Алик Локманов Башкортстанның Балтач районы Каргалы авылында туып үскән. “Безнең авылда бөтен кеше җырлый, гармунда уйный иде. Бәйрәмнәрдә, егетләрне армиягә озатканда урам буенча моң яңгыратып үткән гармунчылар бер рәткә генә сыймыйча, өч-дүрт рәткә тезелә иде. Шундый мохиттә үсеп, җыр-моңга гашыйк булмыйча мөмкин түгелдер”, – дип искә ала ул балачагын. Булачак композитор сәнгать юлын сайлый – Уфа сәнгать училищесын, сәнгать институтын тәмамлый.

“Көчле шигырь – ярты музыка”, – ди Алик Локманов. Озак еллар ул Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев (1928-1999) белән иҗади хезмәттәшлектә яши. “Аның вафатын әле дә авыр кичерәм”, – ди композитор. Гәрәй Рәхим, Равил Фәйзуллин, Илдар Юзеев, Роберт Миңнуллин шигырьләренә иҗат ителгән җырлары күп. Казанда оештырылган кичәдә аларны Башкортстанның атказанган артистлары Рамил Хаҗиев, Рәдиф Зарипов, Дамира Сәетова, Ләйсән Шәрипова, Уфа “Нур” татар театры артисты Руслан Хисаметдинов, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров,  Казан дәүләт консерваториясе студенты Рөстәм Насыйбуллин, К.Тинчурин театры артисты Илнур Байназаров башкарды. Үзе исә ул тамашачыны һәр җырның язылу тарихы белән таныштырып барды.

Мәсәлән, “Кыңгыраулар” җыры Римзил Вәлиевнең шул исемдәге поэмасын укыгач туган. Абдулхак Игебаевның “Ал булаеммы сиңа” җырын Зөһрә Сәхабиева, Хәния Фәрхи, Венера Ганиева кебек танылган җырчылар үз репертуарына алган. “Татарларның “бараем, кайтаем” дип, сүзләр азагына “ем” кушымчасы өстәп сөйләшүен узган гасырның 20 нче елларында галимнәр әдәби нормага кертмичә, диалект итеп калдырды. Болай сөйләшүне башкорт сөйләменә чыгару дөрес түгел”, – дип искәртте Алик Локманов.

Ул татар халык җыры буларак билгеле “Каз канаты” җырына да яңа көй язган. “Моңа кадәр билгеле көй җыр сүзләренең мәгънәсен ачып бетерми кебек. Бу җыр сәхнәдән беренче тапкыр Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” спектаклендә яңгырый. Спектакльгә көйләрне Салих Сәйдәшев иҗат итә, әмма “Каз канаты” көе аныкымы-юкмы төгәл билгеле түгел. Әнгам Атнабаев бу җыр сүзләрен эшкәртеп, тагын берничә куплет өстәгән иде. Яңа җырны мин шагыйрь дустымның якты истәлегенә багышладым”, – ди композитор. Илдар Юзеевның “Әллә күрешәбез, әллә юк” шигыренә җыр иҗат итәргә шагыйрь үзе тәкъдим иткән булган. “Ләкин Илдар Юзеев ул җырны үзе ишетергә өлгермәде”, – дип үкенечен белдерә Алик Локманов.

Иҗат кичәсендә юбилярны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров исеменнән аның беренче урынбасары Данис Шакиров тәбрик итте. Күпьеллык уңышлы иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Әйтергә кирәк, Алик Локманов тәкъдиме белән Башкортстанда “Туган тел” татар җыры конкурсы үткәрелеп килә. 1998 елдан ул Башкортстан татарлары съезды Башкарма комитеты мәдәният һәм сәнгать комиссиясендә эшли. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле буларак “Гүзәлләр тудырган гүзәллек” конкурсын оештыра. Данис Шакиров композиторны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин имзалаган Рәхмәт хаты белән дә бүләкләде.

Бәйрәм кичәсенә Алик Локмановны якын кешеләре – тормыш иптәше Рауза ханым, улы һәм кызы да килгән иде. “Бүген мине бәхетле иткән өч оныгым бар, шуларны сөеп җан рәхәте табам. Хатынны мактасаң, күз тия диләр. Минем хәзер үз мәкалем бар: татар ир-атына ат кирәкми, әгәр аның хатыны татар булса. Башка татар ир-атлары да шуңа колак салсын иде. Минем хатыным бик тырыш, уңган, һәрвакыт өстем чиста, тамагым тук булды”, – дип гаиләсен мактады Алик Локманов.

“Мин беркайчан да зур дәрәҗәләргә, хакимияткә омтылмадым, намусым кушканча, җан тынычлыгын саклап яшәдем. Әмма яшь чакта вакыт төшенчәсенә игътибар итмисең икән, ә ул үтә дә китә. Кеше гомерендә иң кыйммәтле – ул вакыт икәнен олыгайгач кына аңлыйсың. Бәлки шуңа да иҗатыма тиешле игътибар бирмәгәнмендер, ләкин әле аны дөньяга чыгарырга алда вакыт бар”, – диде композитор.

Шулай да аны бүген иң нык борчыган мәсьәлә – тел югалу. “Татар телен өйрәнү, куллану кими. Балаларыбыз тел белмәсә, гасырлар буена тупланган, сакланып килгән рухи, мәдәни, әдәби мирасыбыз әрәмгә калачак. Мондый афәтне булдырмас өчен бүген бөтен көчне телне сакларга юнәлтергә кирәк”, – дип өндәде Алик Локманов.

Лилия Гаделшина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*