tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Алинә Заһитованы фигуралы шуу буенча дөнья чемпионатында җиңүе белән котлады
Рөстәм Миңнеханов Алинә Заһитованы фигуралы шуу буенча дөнья чемпионатында җиңүе белән котлады

Рөстәм Миңнеханов Алинә Заһитованы фигуралы шуу буенча дөнья чемпионатында җиңүе белән котлады

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Япониядә, Сайтамада, уза торган фигуралы шуу буенча дөнья чемпионатында алтын медаль яулады. Кыска һәм ирекле программалар нәтиҗәләре буенча ул 237,50 балл җыйды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дөнья чемпионы Алинә Заһитованы һәм аның тренеры Этери Тутберидзены милләттәшебезнең зур җиңүе белән котлады

«Алинә, планетадагы иң көчле фигуралы шуучы булуын раслап, җиңүләр яулавын дәвам итә», — диелгән котлау телеграммасында. Татарстан Президенты спортчының көчле рухлы булуына һәм осталыгына соклануын белдергән.

Ул шулай ук Этери Тутберидзеның профессиональлеген һәм тренерлык талантын да билгеләп үткән, чөнки чемпионнар һәм ярышлар призерлары булган фигуралы шуучылар – аның укучылары.

«Сезнең белән бергә горурланабыз һәм шатланабыз. Сезгә яңа казанышлар һәм зур уңышлар телибез», — дигән Рөстәм Миңнеханов.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*