tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алинә Заһитова: “Халкыма зур рәхмәт!”
Алинә Заһитова: “Халкыма зур рәхмәт!”

Алинә Заһитова: “Халкыма зур рәхмәт!”

27 май көнне Олимпия чемпионы Алинә Заһитованы Удмуртиядә тантаналы рәвештә каршы алдылар. Алинә Рес­публика Башлыгы Александр Бречалов белән очрашу һәм яшь спортчыларга остаханә үткәрү өчен кайтты.

Алинәне Ижау шәһәре аэропортына каршы алырга баручылар арасында мин дә бар идем. Андагы нәни спортчыларны күргәч, бер хатирә яңарды. Әгерҗе шәһәре спорт сарае янында басып торабыз. Балалар белән тулы бер автобус Боз сарае янына килеп туктады һәм аннан 3-4 яшьлек балалар коела башлады. Аларны әти-әниләре, зуррак яшүсмерләр җитәкләгән. Баксаң, алар яшь фигуралы шуучылар икән. Кызыксынуым артканга, алар артыннан кереп, нәниләрнең боз­да шуганнарын күзәтеп тордым. Тигез җирдә кемдер җитәкләгән балалар, бозда искиткеч шуалар! Менә бүген дә 4 яшеннән фигуралы шуу белән шөгыльләнә башлаган кызчык, Олимпия чемпионы дәрәҗәсенә ирешеп, туган ягына кайтып килә…

Күпләрне озатып, каршы алган аэропорт ул көнне “Алина” исеме язылган плакат күтәргән дистәләгән кечкенә нәниләрдән, спорт министр­лыгы вәкилләрен­нән, олысы-кечесеннән гөж килеп торды. Һәм менә, ниһаять! 10.9.8.7.6.5.4.3.2.1! Барлык каршы алучылар әлеге саннарны хор белән исәпләгәч, Алинаның спорт костюмы төсле кызыл самолет җиргә төшеп утырды. Зифа буйлы, юка гына яшь чемпионка ишектән килеп керү белән нәниләр аны сырып алып, кочаклап, аяк атларга да ирек бирмәделәр. “Мине каршы алырлар дип уйладым инде, шулай да бу кадәр кеше булыр дип күз алдына китермәдем. Таныш, якын йөзләрне күрүемә бик шатмын”, — диде ул.

Яшь спортчының ял итәргә вакыты юк икән. 4 июньдә Новогорск укыту-шөгыльләнү базасында аның тренировкалары башлана. “Бүгенге көндә минем төп хыялым — тыныч кына тренировкалар ясау. Әзерлисе яңа программам тамашачыларыма ошарга тиеш, чөнки ул бик кызыклы. “Опера өрәге” дип атала торган программамда фигуралы шууның бераз кагыйдәләре үзгәрәчәк. Барсын да сөйләп бетермим, әлегә сер булып калсын”, — диде ул елмаеп. 16 яшьлек кыз туган көнен 18 майда әти-әнисе белән бергә Доминикан Республикасында бәйрәм иткән һәм анда ял иткәндә имтиханнарга әзерләнгән. “Рус теле, математика, география, биология фәннәреннән имтихан бирәсем бар. Мин әзер! Шулай да миңа инглиз телен ныграк өйрәнергә кирәк”. Алинәне каршы алырга аның беренче тренеры Наталья Антипина да килгән иде. Ул: “Илебезнең уңышына, безнең кызның искиткеч чыгыш ясавына без дә көч керттек дип, чын күңелдән сөенәбез, горурланабыз”, — диде. Аңа җавап итеп Алинә: “Без беренче тренерым белән Санкт-Петербург шәһәренә барып шөгыльләндек. Мин шунда Евгений Плющенконы беренче тапкыр күрдем, аңа астан өскә таба карый идем һәм миңа бу бик ошый иде”, — диде хатирәләрен яңартып.

Икенче көнне Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов Алинә Заһитованың гаиләсе белән очрашты. “Мин синең торак шарт­ларын яхшыртырга хыяллануыңны беләм. Сиңа зур рәхмәт белдереп, дүрт бүлмәле фатир бүләк итәбез” , — диде. Алинә Республика Башлыгыннан әлеге фатирны әти-әнисенә бүләк итәргә рөхсәт сорады.

Алинәнең “Олимпиец” боз сараена килүен тамашачылар да, яшь фигуралы шуучылар да дулкынланып көттеләр. Дистәләгән яшь спортчылар белән Алинә бер сәгать дәвамында остаханә уздырды. Олимпия чемпионына аның беренче тренерлары ярдәмгә килде. “Балалар белән шөгыльләнү бик авыр, барлык тренерларга яхшы укучылар телим. Тренер белән әйбәт мөнәсәбәт булырга тиеш. Хәзерге тренерым Этери Тутберидзе белән безнең мөнәсәбәт дус­ларча. Ул миңа дус та, остаз да, кайчак та әни дә. Бирегә килгәч, үземнең беренче шөгыльләнгән көннәремне искә төшердем”, — диде. Алинәнең ун яшьлек кечкенә сеңелесе Сабина да ул көнне тамашачылар алдында ирекле программа белән чыгыш ясады. Сабина апасы кебек спортта зур уңышларга ирешергә теләве һәм аны бик сагынуы турында сөйләде. Апасы исә Сабина чыгыш ясаганда, бик дулкынланып, аны күзәтте, бөтен күңеле белән көч биреп торды.

Алинәнең һәрбер хәрәкәтенә, аралашуына игътибар итеп тордым. Татар милләтендә булган тыйнаклык сыйфаты күзгә бәреп тора. Әрсез журналистларның Евгения Медведева белән мөнәсәбәтләре турындагы сорауларына җавап итеп, ул елмаеп кына куйды. Шул ук вакытта хәрәкәтләрендә артистлык чалымнары нык чагыла. “Синең белән татар халкы бик горурлана, милләттәшләреңә нәрсә әйтер идең?” — дигән сорауга Алина: “Мин халкыма зур рәхмәт белдерәм һәм татар булуым белән горурланам”, — диде.

Әнә шулай Ижау шәһәрен бер көнгә фигуралы шууның үзәгенә әйләндереп, Алинә кире Мәскәүгә китеп тә барды. Ә без, милләтебезнең бер йолдызчы­гы өчен сөенеп, аңа киләчәктә уңышлар теләп озатып калдык!

Рәфилә Рәсүлева.

http://yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*