tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алинәне алтын медальгә лаек булуы белән котлыйбыз
Алинәне алтын медальгә лаек булуы белән котлыйбыз

Алинәне алтын медальгә лаек булуы белән котлыйбыз

Хөрмәтле Илназ әфәнде һәм Ләйсән ханым!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне кызыгыз Алинәнең  Пхенчханда уза торган Олимпия уеннарында  катнашып,  тимераякта фигуралы шууның  ялгыз төрендә, алтын медальгә лаек булуы белән чын күңелдән котлыйм.

Телевизор экраннары аша  без барыбыз да Алинәнең һәр чыгышын дулкынланып күзәтеп бардык. Аның өчен чын күңелдән көч-куәт биреп, җан атып  утырдык. Татар кызының дөнья күләмендә шушындый зур җиңүләргә ирешүе Россия дәүләте өчен дә, татар халкы өчен дә зур горурлык. Алга таба да  Алинәгә уңышлар, саулык-сәламәтлек, имин һәм бәхетле көннәр телибез.  Куйган максатларына ирешеп  милләттәшләребезне яңадан-яңа җиңүләре белән шатландырсын.

Акыллы, тырыш һәм максатчан кыз үстерүегез өчен Сезгә олуг рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары,

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе  В.Г. Шәйхразиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*