tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Идел- Урал легионы: җәлилчеләрнең моңы туган якка кайта

Идел- Урал легионы: җәлилчеләрнең моңы туган якка кайта

53ec5eba3ce371407999674286_tn

Татар әсирләренең моңы илгә кайта…

Германиядә татар тоткыннарының җырлары яздырылган тәлинкә табылды. Әлеге уникаль ядкәрне үзе күреп, үз колаклары белән ишетеп кайткан шәхес – Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галиме Марат Гыйбатдинов безгә түбәндәгеләрне сөйләде.

«Германия архивларында татарларга караган мәгълүматлар барлыгын белә идек. Безнең Германиядәге коллегаларыбыз бу юнәлештәге эшчәнлекләрен шактый киң җәелдергән. Татарстанда милли асылыбызны саклау һәм үстерү буенча махсус программа кабул ителде. Шуның бер тармагы – чит ил архивларында татарларга нисбәтле материалларны өйрәнү, аларны саклау. Быел шул проект уңаеннан берничә архивта казынырга керештек. Германия федераль китапханәсенең музыка архивында күптөрле пластинкалар саклана. Быел яз аенда немец галимнәре анда берничә музыкаль тәлинкәгә юлыга. Анда татар җырлары һәм татар музыкасы яздырылган. Аларның татар әсирләреннән яздырылып алынган дигән бердәнбер мәгълүматы бар. Әлегә без аның кайсы чорга каравын, нинди шартларда яздырылганын әйтә алмыйбыз. Чөнки пластинкаларда, әйткәнемчә, бары тик «татар җырлары, татар музыкасы» дип кенә язылган», – ди галим Марат Гыйбатдинов.

Сүзен дәвам итеп, ул: “Әмма алардагы язмаларның кайсы фирмада эшләнгәнлеге мәгълүм. Хәзерге вакытта Германия галимнәре шуның белән элемтәгә керде. Бәхетебезгә, заманында татар җырын яздырып калган студия бүгенге көндә дә эшли икән. Нәкъ менә аның архивы ярдәмендә бу гаҗәеп музыкаль табылдыкның серен ачарга мөмкин булачак. Архивта сакланган пластинкалар берничә генә. Галимнәр фикеренчә, аларның саны күбрәк тә булырга тиеш. Мөгаен, немец фирмасының үз архивында һәм фондларында борынгы бабаларыбыз башкарган татар җырларын, татар көйләрен тагын да күбрәк ачыкларга мөмкин булыр әле”, – диде.

stud[1]
Марат әфәнде сүзләренә караганда (ә ул шушы тарихи ядкәрләрне кулына тотып караган кеше), пластинкаларда «Идел-Урал» дип язылган. «Пластинкада кемнәр тавышы? Язма кайсы чорга карый? Кайсы лагерьда язылган? Бу хакта бездә бернинди мәгълүмат та юк. Бары тик Германия архивыннан тапкан очракта гына бу турында төгәлрәк мәгълүмат бирә алачакбыз. Муса Җәлил төркеме белән бәйлеме, юкмы – әлегә фаразлый гына алабыз. Тик шунысын авыз тутырып әйтергә мөмкин: пластинкада татар тоткыннары тарафыннан әсирлектә, лагерьларда оештырылган ансамбльләрнең чыгышлары яздырылган. Аларда хор, уен кораллары ансамбльләре булганлыгы мәгълүм. Алар Беренче бөтендөнья, әллә инде Бөек Ватан сугышы чоры әсирләреме, монысын төгәл әйтеп булмый», – ди Марат Гыйбатдинов.Казан галиме моннан бик күп еллар элек яздырылган пластинкаларны тыңлап караган, галимнәргә тарихи табылдыкның күчермәсен дә эшләп биргәннәр. Германия китапханәчеләре хәбәр иткәнчә, әлеге 4 тәлинкә архивка ничек килеп эләксә, шулай сакланган, моңарчы аларның язмышы белән кызыксынучы булмаган.

Октябрь аенда республикабызга Германия галимнәре конференциягә киләчәк. Тарихи музыкаль ядкәрләрне Татарстанга тапшырачаклар. Уникаль язманы  тыңлау бәхетенә ирешкән Казан галиме Марат Гыйбатдинов аларда кыллы уен кораллары, думбра аһәңнәре ишеткән. Күп кенә җырлар гармунга кушылып яздырылган, ди ул. Татар кайда да татар булып кала, дигән гыйбарәне куәтләп шуны гына әйтәсе килә: тоткынлыкта да татар егетләре күңел төшенкелегенә бирелеп ятмаган. Ансамбльләр, төркемнәр оештырып, татар моңы белән күңелләрен юатканнар, башкаларның да игътибарын яулаганнар.

Немец галимнәрен шәрык дөньясы, шул исәптән татарлар, мөселманнар кызыксындыра. Германиядә тюркологиянең алга киткәнлеген галимнәребез дә таный. Хәрби әсирләрне дә җентекләп өйрәнгәннәр. Татар тоткыннары белән күрешеп, татар әкиятләрен, җырларын язып алганнар. Бу хакта немец архивларында бик күп документлар саклана. Алман галимнәре тарафыннан берничә сүзлек төзелүе, хәтта уникаль көндәлекләр барлыгы да мәгълүм. Бер архивта хәтта Беренче бөтендөнья сугышыннан соң лагерьда калган татар әсирләренең туганнарына язган хатлары барлыгы турында да хәбәр иткәннәр. Татарстан галимнәренә боларның барсысын да җентекләп өйрәнәсе генә кала.

vagizova[1]
Ә инде Германиянең татарлар берлеге рәисе Венера Вәгыйзова «Челнинские вести» газетасына хәбәр иткәнчә, пластинкаларның язмышы татар шагыйре Муса Җәлил һәм аның лагерьда бергә утырган көрәштәшләре белән бәйле. Лейпциг архивында табылган җыентыкта совет тоткыннары оештырган ансамбль әгъзалары башкарган көйләр яздырылган. Җәлилчеләр бригадасы җырларыннан «Ак каен», «Яшь егетләр, яшь кызлар», «Күбәләгем», шулай ук инструменталь көйләр яңгырый. Музыкаль архивның баш тонмейстеры (тавыш режиссеры) Торстен Аль 70 еллык язмаларны чит-ят авазлардан чистартып, цифр форматына күчереп, компакт-дискларга яздырырга ярдәм иткән. Быел Лейпцигта үткәрелгән Сабан туенда аларны яңгыратканнар да инде. Венера ханым әйтүенчә, Хотопп Рике әфәнде быел көз Чаллыга килеп әлеге кадерле табылдыклар турында доклад укыячак. Шул чакта Икенче бөтендөнья сугышы әсирләренең җырларын да ишетү бәхетенә ирешербез, шәт.

Мөршидә КЫЯМОВА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*