tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алмаз һәм Айдар Юнысовлар Америка кызын татарча җырлаткан
Алмаз һәм Айдар Юнысовлар Америка кызын татарча җырлаткан

Алмаз һәм Айдар Юнысовлар Америка кызын татарча җырлаткан

Егетләр Аурика исемле Америка кызы белән “Ял итәбез” дигән җыр яздырган. Инде клиплары да дөнья күрде. Бу “тәҗрибә”не халык кабул итә алырмы?

“Аурика Палий бүгенге көндә Уфада яши. Ул татар һәм рус җырларын инглиз теленә тәрҗемә итеп җырлый. Без аны Инстаграмда күреп алып таныштык. Моңа кадәр булмаган, күренмәгән шаккаттыргыч яңалык әзерлисе килде. Минемчә, татар эстрадасында инглизчә-татарча җырның булганы юк иде әле. Бу тәҗрибә кызыклы килеп чыкты. Мондый җырлар алга таба да булачак. Бу әле башы гына”, – диде Алмаз Юнысов.

Бу тәҗрибәне татар җәмәгатьчелеге ничек кабул итәр соң? Әйтик, клипта бер егетнең ваннада шампан шәрабе коенуы каршылыклы фикерләр уятыр кебек. Бу сорауны Алманың үзенә дә юлладым.

“Әлегә тәнкыйтьләр булмады. Ләкин нигезле тәнкыйть булса, бик уңай карыйм. Һәрхәлдә төрле фикерләр булырга тиеш. Иң мөһиме – битараф булмасыннар. Җырны узып баручы 2020 елга бәйләдек. Ни генә булса да, моңаймаска, позитив рухта булырга кирәк. Пандемия безне әнә шуңа илһамландырды”, – ди Алмаз Юнысов.

Эльвира ШАКИРОВА

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*