enrutat
Баш бит / Алсу Гайнуллинаның юбилей кичәсе
Алсу Гайнуллинаның юбилей кичәсе

Алсу Гайнуллинаның юбилей кичәсе

25 апрельдә 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында – Россиянең халык артисты Алсу Гайнуллинаның юбилей кичәсе. Актриса үзенең 60 яшьлеге белән беррәттән, Камал театрында эшли башлавына 40 ел тулуын билгеләп үтә.

Алсу Гайнуллина театрда эшләү дәверендә 50дән артык роль башкарган. Шуларның кайберләре: Аяз Гыйләҗевның “Без кайтырбыз” спектаклендә Шәфика, Нәкый Исәнбәтнең “Мулланур Вәхитов” спектаклендә Зөһрә, Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендә Гөлфирә һәм Йөзембикә, Гөлчирә (“Ташкын” Т.Гыйззәт), Сәрвәр (“Сүнгән йолдызлар” К.Тинчурин), Гөләндәм (“Татарча аерылышу” Х.Вәхит), Валентина (“Әниләр һәм бәбиләр” Т.Миңнуллин), Гәйни (“Бәхетсез егет” Г.Камал), Мөршидә (“Казан сөлгесе” К.Тинчурин) һәм башкалар. Классик репертуарда башкарган рольләре актрисаның, һичшиксез, иң югары казанышлары булып тора. Алар арасында К.Гольдониның “Әбиләр гайбәте” комедиясендә Кеккина, К Гоцциның “Болан –Патша” трагикомедиясендә Анджела, Ж-Б.Мольерның “Тортюф” спектаклендә Эльмира, В.Шекспирның “Тискәрегә авызлык” комедиясендә Катарина һәм “Антоний һәм Клеопатра” трагедиясендә Клеопатра рольләре бар.

Классик репертуардагы иң катлаулы һәм үзенчәлекле рольләрнең берсе саналган — А.Островскийның “Бирнәсез кыз” пьесасында Ларисаны югары дәрҗәдә башкарып чыгуы актрисаның бөек талантын ассызыклый. Гайнуллина Ларисаны уйнаганнан соң, илнең әйдәп баручы театр тәнкыйтьчеләре аны 1980нче елларда совет сәхнәсендә башкарылган иң яхшы роль буларак билгеләп үтәләр һәм актриса К.Станиславский исемендәге Россия Дәүләт премиясенә лаек була.

Актрисаның соңгы елларда башкарган рольләренең кайберләре: Буретта («Кара чикмән» Г.Хугаев), Мәрҗән Даянова («Гөлҗамал» Н.Исәнбәт), Наташа («Курчак туе» М.Гыйләҗев, Р.Хәмит), Гайшә («Арбалы хатыннар» З.Зәйнуллин), Скирина («Хан кызыТурандык» К.Гоцци), Сара («Әрем исе» Илгиз Зәйниев).

Алсу Гайнуллинаның уйнаган рольләре санап бетергесез булган сыман, аңа карата тамашачы һәм тәнкыйтьчеләрнең дә мәхәббәте чиксез. 1995 елның маенда, актрисаның Мәскәүдә үткән бенефисыннан соң, илнең әйдәп баручы театр тәнкыйтьчесе Борис Поюровский «Культура» гәҗитендә аның хакында шушы юлларны язып чыга: «Дөнья репертуарында Алсу Гайнуллина уйный алмастай берәр роль бардыр дип уйламыйм. Мисал өчен: Анна Каренина, Катюша Маслова, Тугина, Негина, Кручинина, Катерина, Мария Стюарт, һәм, шулай ук, Елизавета, Шекспирдан леди Макбет, Лескова, Чеховтан Раневская, Маша, Аркадина, Сарра, Настасья Филипповна, Нора, Маргарита Готье, Евгения Гранде… Чыннан да, болар бөтенсе аның рольләре була алыр иде. Мин ышанып әйтә алам, “Өч сеңел”дә ул Маша Прозорованы гына түгел, ә Наташаны да уйный алыр иде – менә бит аның талантының күркәмлеге нидә!»

Актрисаны юбилее белән 25 апрельдә 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында котларга мөмкин булачак. Юбилей кичәсенең режиссеры – Камал театрының баш режиссеры, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәрит Бикчәнтәев, сценарий авторы – драматург, режиссер Илгиз Зәйниев.

Досье

Алсу Әскәр кызы Гайнуллина 1954 елның 24 февралендә Татарстанның Чүпрәле районы Чүпрәле авылында туа. 1974 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый.

Татарстанның халык артисткасы (1986)

Россиянең халык артисткасы (1996)

РСФСРның К.Станиславский исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1991)

Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2013)

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*