tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алсу Исмәгыйлева милли үсеш стратегиясенә яучылыкны үстерү максатын кертергә тәкъдим итә
Алсу Исмәгыйлева милли үсеш стратегиясенә яучылыкны үстерү максатын кертергә тәкъдим итә

Алсу Исмәгыйлева милли үсеш стратегиясенә яучылыкны үстерү максатын кертергә тәкъдим итә

Журналист Алсу Исмәгыйлева татар халкының үсеш стратегиясенә аерым пункт итеп яучылык институтын торгызу максатын кертергә кирәк дип саный. Бу фикерен ул кичә ТР премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның татар журналистлары һәм мөхәррирләре белән очрашуы вакытында җиткерде.

“Безгә яучылык институтын торгызырга кирәк. Бу бигрәк тә чит өлкәләрдә яшәүче милләттәшләребез өчен мөһим. Үз милләтеннән пар таба алмаучы яшьләр бик күп, нәтиҗәдә катнаш никахлар туа, кешеләр ялгыз кала. Милли җанлы яшьләр татар яучылары тирәсендә тупланса, аларга бер-берсе белән танышу мөмкинлекләре бермә-бер артыр иде”, – диде Исмәгыйлева.

Бу фикерне теркәгәч, Васил Шәйхразиев төбәкләрдәге һәм чит илләрдәге татар яшьләре оешмаларын мисал итеп китерде. “Соңгы тапкыр чит илгә баргач, бер яшь пар белән таныштым – никах укытканнарына бер генә атна иде. Егет үзенә татар кызын дүрт ел эзләгән! Яшьләр оешмасы төзелгәч, үзара аралаша башлаганнар, егет мәхәббәтен шул кичәләрнең берсендә очраткан”, – дип сөйләде ул.

Васил Шәйхразиев бу уңайдан Бөтендөнья татар яшьләре форумына бурычлар куелганын әйтте. “Төбәкләрдәге татар яшьләрен үзара хезмәттәшлек итәргә, эшләргә өйрәтүгә зур игътибар бирәбез. Оешмалар булса, яшьләр үзара таныша алыр иде. Татар яшьләре форумына да күбесе танышырга килә, үзләренә егет яки кыз эзлиләр”, – дип аңлатты ул.

  • Татар халкының үсеш стратегиясен төзү бурычын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов куйды. Эш Бөтендөнья татар конгрессына йөкләнде. Хәзерге вакытта стратегиянең эскизы әзер. Аны җәмәгатьчелектән килгән фикер-тәкъдимнәр белән тулыландыру бара. Стратегия 30 август, Татарстан республикасы көнендә кабул ителәчәк.

 

Лилия Гаделшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*