tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алтай крае Сабан туенда Татарстан Президенты да катнашачак
Алтай крае Сабан туенда Татарстан Президенты да катнашачак

Алтай крае Сабан туенда Татарстан Президенты да катнашачак

2018 елның 17 июнендә  Алтайның  “Бирюзовая Катунь” туристик зонасы территориясендә татарларның милли бәйрәме – Сабан туе үтәчәк.

Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та чыгыш ясаячак. Бу хакта Алтай өлкәсенең тышкы элемтә, туризм һәм курорт эшләре буенча идарәсе хәбәр итә.

Бәйрәм программасында Татарстанның сәнгать эшлеклеләре һәм фольклор коллективларының  чыгышлары көтелә. Шулай ук, мәйдан кунаклары татар халкының һәм Алтай краендагы милли оешмаларының бай мәдәнияте белән таныша алачак.

Сабантуй кунаклары өчен милли көрәш, капчык белән сугышу, ат чабышы ярышында, гер күтәрү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату кебек милли ярыш-бәйгеләребез  оештырыла.

Бәйрәм табынында өчпочмак, пәрәмәч, бәлеш, кыстыбый, чәк-чәк кебек сый-нигъмәтләрдән авыз итеп булачак. Шулай ук, халык осталарының картиналары, кул эшләнмәләре, милли киемнәр һәм аяк киемнәреннән торган күргәзмәләр эшлиячәк.

Алтай крае Сабан туе көндезге 11 сәгатьтә башлана.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*