tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алтайда татар тарихы буенча лекцияләр узачак
Алтайда татар тарихы буенча лекцияләр узачак

Алтайда татар тарихы буенча лекцияләр узачак

Алтай краеның “Алтын мирас” исемле Тарих яратучылар җәмгыяте татар тарихын өйрәнү буенча лекцияләр оештыра.

Оештыручылар фикеренчә, татар тарихын өйрәнүне башлаганчы, алдан тарихны фән буларак белү мөһим.

27 гыйнвар көнне узачак беренче очрашуда “Нәрсә ул тарих һәм аны ничек аңларга” дигән кереш лекция булачак. Лекцияне Ә.Зиннатуллин укыячак.

Фатыйма Низамова, Барнаул

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*