enrutat
Баш бит / «Алты авыл»га багышланган яңа китап һәм гәзит дөнья күрде
«Алты авыл»га багышланган яңа китап һәм гәзит дөнья күрде

«Алты авыл»га багышланган яңа китап һәм гәзит дөнья күрде

Мартның 10да Пенза өлкәсе Каменка районы Кикин авылының Мәдәният сараенда “Безнең рухи мирас” исемле яна гына чыккан китап һәм “Мирас” исемле яңа гәзит белән танышу булды.

Хәзер андый вакыйгаларны “презентация” дип йөртәләр. Җыентыкны типографиягә әзерләде шушы рәтләрне язучы хезмәтчегез. Китапка Пенза өлкәсенең “Алты авыл” дигән төбәгендә 19нчы гасыр азагында һәм 20нче гасырның башларында татар әдәбияте тарихына тирән эз калдырган әдәбиятчыләр әсәрләре кертелгән. Аларның беренчесе Муса Акъегет. Аның әтисе Мачали, әнисе Кобылкин авылларыннан. Аннары чыгышлары белән шул яктан булган агай-эне Заһир һәм Муса Бигиевлар. Аларның әти-әниләре Кикин авылыннан Ростов-Донга күчәләр. Шулай ук татар шигъриятенә зур өлеш керткән Хәсән Шабанов та шул яктан — Мачали авылыннан, ул Казанга күченеп анда яши башлый. Хәсән Шабанов күп шигырьләр авторы гына түгел, шулай ук татар теле грамматикасы дәреслекләрен әзерләп чыгаручы да. Аның дәреслекләре белән берничә буын балалар татар телен өйрәнде. Әнвәр Васильев Тәләтен авылыннан. Аның урысча язган “Бабакай китабы” тарихны яратучылар өчен бик әһәмиятле. Китап оста язылган, җиңел укыла. Болардан тыш китапка шул авылларда төрле елларда иҗат иткән 20 гә якын шагыйрьләрнең шигырьләре һәм рәссамнарның рәсемнәре куелган.

Икенче шатландыргыч вакыйга, татар телендәге “Мирас” исемле гәзитнең беренче саны дөнья күрде. Аны әзерләгән Кикин авылы мәчетендә имамлык итүче Ильдус хәзрәт. Иң әһәмиятлесе ул үз телебездә язылган.

Чара сәгать 2 дә башланды. Залда җомга намазыннан соң килгән хатын-кызлар һәм ир-атлар һәм мәктәп укытучылары һәм укучылары иде. Беренче булып сүз бирелде “Мирас” гәзитен чыгарган Ильдус хәзрәт Такташевка, аннан соң котлау сүзләре белән Пенза өлкәсе мөфтие Ислам хәзрәт Дашкинның урынбасары Юсеф хәзрәт Бибарсов чыгыш ясады, (Ул — авыл кунагы, чыгышы белән Урта Әләзәннән, әнисе Кикин авылыннан). Шулай ук чыгыш ясадылар: Кутеевкадан килгән Абдулхак Тумеркин, Җиһанша хәзрәт Акмаев, Рәшит хәзрәт Нагаев. Бөтен чыгыш ясаучыларның котлауларында газиз ана телебезне һәм Ислам динебезне сакларга кирәклеге турында ассызыклап әйтелде.

Аннары авылдашларны “Безнең рухи мирас” җыентыгы белән таныштыргач, китапны чыгаруда катнашкан шагыйрәләр, үзләренең шигырләрен укый бардылар. Китапны чыгару өчен матди ярдәм күрсәткән Эльмира Әнвәр кызы Девликамова да сүз алып авылдашларын шул вакыйга белән котлады һәм шундый сүзләрен әйтте: “Туган тел! Әни кебек ул! Кадерле, назлы, бердәнбер, газиз, ягымлы, татлы, тәмле. Иң якын булган телебезне әби-баба телен гасырлардан гасырларга безгә мирас булып тапшырылган ана телен без сакларга тиеш. Күз тидермичә, тап тешермичә үзегездән соң килгән буыннарга, балаларыгызга иң кыймәтле байлык итеп калдырырга тырышыйк.” Без дә үз чиратыбызда Эльмираның әти-әниләре Әнвәр абзый белән Ркия апага шундый кыз тәрбияләп үстерүләре өчен ихлас рәхмәтләребезне белдерәбез!

Шулай ук татар теле укытучысы Баткаева Равилә Фәрит кызы һәм завуч Канеева Наиля Рифат кызы да җылы тәбрикләү сүзләре белән чыгыш ясадылар.

Китап авторларының теләге, иң беренче чиратта китапны мәктәп балалары укысыннар иде, шуның белән тел һәм әдәби байлыгыбыз киләчәк буыннарда да сакланыр дип өметләр туар иде. Кызганычка, бик кечкенә тираҗ белән чыкты. Мин уйлыйм, китап белән якыннан танышкач, аны балалар өчен файдалы дип күргәч, мөмкин булыр мәктәптә теләгәннәр өчен яңадан бастырырга. Моның өчен шул авыллардагы мәктәпләрдә теләүчеләрнең исемлекләрен җыярга гына кирәк. Типографиядә аның хакы 350 сумга теште.

К.Акъегет

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*