tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Алты кызга бер кияү”
Ульяновск
"Алты кызга бер кияү"
спектакле
Ульяновск "Алты кызга бер кияү" спектакле

“Алты кызга бер кияү”

Телгә оста, юморга бай безнең халык элек-электән театр яраткан. Шуңа да 20 нче гасыр башында Казанда гына түгел, илебезнең татарлар яши торган бик күп төбәкләрендә -Мәскәүдә, Оренбургта, Кырымда, Урта Азиядә һәм Себердә үзешчән театрлар оеша башлый. Бу чорда Сембер каласында да шул елларның танылган артисты Барый Тарханов театр труппасы җыя һәм губернаның татар авыллары буйлап гастрольләрдә йөри.

1

Еллар узгач, 1968 елда өлкәбезнең Иске Кулаткы районында татар халык театры барлыкка килә. Илле елга якын тарихы булган әлеге театр шул вакыт эчендә утыздан артык спектакльне сәхнәләштерә. Узган гасырның 80 елларында алар “Халык театры” дигән исемгә лаек булалар.

Ә күптән түгел генә Ульяновск шәһәренең “Киндяковка” мәдәният йортының “Чулпан” театр коллективы да аналар көненә багышлап Туфан Миннуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” спектаклен сәхнәләштергән иде. Аннан соң алар әлеге әсәрне өлкәбез һәм күршебез Чүпрәле районы авылларында да күрсәтттеләр.

Ульяновск "Алты кызга бер кияү" спектакле

Ульяновск. “Алты кызга бер кияү” спектакле

Тагын яңа премьера. Ульяновск татар мәдәният үзәгенең яңа гына оешкан театр труппасы кабат Туфан Минннуллиның “Алты кызга бер кияү” дигән әсәрен якташларына күрсәтә. Зал халык белән шыгрым тулы. Күренеп тора, Сембер тамашачысы театрны көткән. Сәхнәдә барган вакыйгаларда алар үзләре дә катнаша һәм андагы персонажлар белән вакытында көлеп, кирәк булганда борчылып утыра сыман. Бүгенге көндә аеруча актуаль булып саналган тормыш кыйммәтләре- кешеләр белән аралашу, янәшәңдәгеләрнеңборчу-кайгыларына колак салу, ялгызлыкның авырлыгын аңлау кебек җитди һәм мөһим фәлсәфә ята бүгенге тамашада. Дөресен әйткәндә, мәдәни үзәктә театр төркеме барлыкка килүгә төп сәбәп – ул Казан мәдәният һәм сәнгать академиясеннән практика узарга килгән студент Гөлия Мифтахова булды. Ул кечкенә генә бер сәхнәгә тулы бер бухгалетрия коллективын,аның ыгы-зыгылы тормышын сыйдыра алган. Спектакль тәмамлангач та тамашачы сәхнәгә кочак –кочак чәчәк ташыды һәм аягүрә басып үзешчән артситларны алкышлады.

Рамис Сафин,
 Ульяновск өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*