tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алтын куллы татар егетләре
Алтын куллы татар егетләре

Алтын куллы татар егетләре

Югары Балтай авылында яшәүче Миңнуллиннар гаиләсендә тик тора белмәс, уңган-булган, бар эшкә куллары да, күңелләре дә ятып торучы егетләр үскән. Илдүс һәм Талип Миңнуллиннар кул эшләренә дә оста, техника серләрен дә яхшы беләләр.

Миңнуллиннар үзләре дә тракторлар ясыйлар. 15ләп трактор җыйганнар. Осталыклары арта гына бара.

–Бәрәңге утыртырга, арасын сызарга, уңышны алырга һәрчак техника яки ат кирәк. Уйладык та, трактор ясап карарга булдык. Төрле машиналарның җиһазларын җыештырып, кайсыберләрен сатып алып эшкә керештек. Әйбәт кенә техника килеп чыккач, кабат күңел үсте. Әлеге трактор белән кыш көне кар эттереп һәм түгеп тә була. Җыйнак та, җиңел дә, төягече дә, эттергече дә бар – ди Илдүс Миңнуллин.
Абыйлы-энеле Илдүс һәм Талип Миңнуллиннар киңәшләшеп, ярдәмләшеп эшлиләр. Тракторларга ясаган саен үзгәреш кертәләр. Алар шулай ук җыйнак кына остаханә дә булдырганнар. Биредә калайдан тәрәзә яңаклары, капка, рәшәткә, койма бизәкләре ясыйлар.

Миңнуллиннарның остаханәләре төсле калайлар белән тулган. Аларны кайчы белән кисеп, кулдан төрле чәчәкләр эшлиләр. Күгәрченнәр, төрле кошчыклар да ясап куйганнар. Беренче кул эшләре белән үз өйләрен бизәсәләр, хәзер инде тирә-күршеләр, авылдашлары да йортларын алар тырышлыгы белән матурлаган.
Миңнуллиннар ихата тутырып терлек, кош-корт та асрыйлар.

apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*