tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ана даны” ордены алган аналарны барлыйк!
“Ана даны” ордены алган аналарны барлыйк!

“Ана даны” ордены алган аналарны барлыйк!

СССРның Югары Советы президиумы 1944 елның 18 августында күп балалы аналарны медаль һәм орденнар белән бүләкләү турында канун кабул итә. 1945 елның 21-22 июнь көннәрендә РСФСР Югары Советы Президиумы әлеге канун нигезендә Киров өлкәсендә яшәүче аналарны да хөкүмәтнең әлеге дәрәҗәле бүләкләренә лаек булуы хакында карар чыгара. Вятка Аланы район газетасында бу турыда мәгълүмәт бастырыла. Исемлектә берничә дистә кеше, шулар арасында татар хатыннары да бар.

Иске Пенәгәр авылында яшәүче Мәчтүрә Хәбибуллинага 9 бала тудырып тәрбияләп үстергән өчен I дәрәҗә “Ана даны” ордены тапшырыла. Шул ук Иске Пенәгәрдән сигез бала аналары Шәкүрә Мифтахова белән Түбән Шөннән Шәйдә Низаметдинова II дәрәҗә “Ана даны” орденнары белән бүләкләнә.

III дәрәҗә “Ана даны” ордены җиде балалы әниләрне дәрәҗәли. Болар Иске Пенәгәрдән Шәмсеҗиһан Гыйләҗева, Гаделбану Шәйхетдиновалар. Барсының да колхозчы икәнлекләре билгеләп үтелә.

Бу гаять кызыклы мәгълүмәтләр. Ә күп балалы аналардан тагын кемнәр бар икән? Әле санап киткәннәрнең нәселе кайда? Кемнәр исән? “Ак калфак”ның гүзәл ханымнары, әйдәгез, барлый башлыйк.

Җирле “Ак калфак”ның “Дан аналар” проектына Вятка Аланы тарих музее да кушылды.

– “Ак калфак”ның тарих музее күтәреп алган бу проекты татарлар өчен генә түгел, – диде оешма җитәкчесе Шәмсия Хәлимова. – Башкалар да кушылып китеп, без аналарга дан җырларбыз. Проектны әзерләгәндә булышлык иткән өчен Вятка Аланы тарих музеена һәм архив материаллары белән бүлешкән өчен“Вятско-Полянская правда” газетасы редакциясенә рәхмәт.

М.Харрасова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*