tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ана теле һәм әдәбият укытучылары Казанга җыелды
Ана теле һәм әдәбият укытучылары Казанга җыелды

Ана теле һәм әдәбият укытучылары Казанга җыелды

25-27 март көннәрендә Казанда Бөтенроссия туган тел һәм әдәбият укытучылары бәйгесе уза. Бәйгене Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра.

Конкурста Татарстан мәктәпләренең рус, татар, чуаш, удмурт, мари, мордва, яһүд, башкорт теле мөгаллимнәре, шулай ук Россия субъектлары гомумбелем бирү оешмаларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнаша.

Чара кысаларында Башкортстан, Мари Эл Республикалары, Мәскәү, Төмән һәм Новосибирск өлкәләреннән килгән вәкилләр катнашында Бөтенроссия туган тел укытучылары мастер-классының икенче этабы узачак. Мастер-классның беренче этабында барлыгы 70 укытучы катнашты.

Икенче этапта катнашучылар милли киемнәр күрсәтү һәм «Минем төбәгем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем» дигән темага видеоролик, шулай ук мәдәниятләр диалогы нигезендә туган телне укытуда методик алымнарның кулланылышын күрсәткән мастер-классның видеоролигын үз эченә алган «Визит карточкасы» тәкъдим итәчәк.

Әлеге бәйгедә җиңүчене Бөтенроссия туган тел һәм әдәбият укытучылары конкурсының йомгаклау этабына җибәрәчәкләр.

Чара кысаларында милли белем бирүнең актуаль мәсьәләләре буенча мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, фән һәм сәнгать, милли-мәдәни оешмалар, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашулар үткәрү күздә тотыла.

“Интертат” ЭГ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*