tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ана теле” Онлайн-мәктәбе татар телен өйрәнергә теләүчеләрне чакыра
“Ана теле” Онлайн-мәктәбе татар телен өйрәнергә теләүчеләрне чакыра

“Ана теле” Онлайн-мәктәбе татар телен өйрәнергә теләүчеләрне чакыра

“Ана теле” Онлайн-мәктәбе татар телен өйрәнергә теләүчеләрне чакыра. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • 2013 елдан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы EF Education First компаниясе һәм Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә “Ана теле ” онлайн-мәктәбе проектын тормышка ашыра.

2018 елның сентябрендә EF Education First компаниясе белән килешүнең гамәлдә булу срогы 2023 елның 1 июненә кадәр озайтылды һәм системага чикләнмәгән керү мөмкинлеге бирелде.

Проект Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча тормышка ашырыла.

“Ана теле” татар телен практик рәвештә куллану дәрәҗәсен арттыру, татар халкы мәдәнияте белән танышу мөмкинлеген бирә.

Дистанцион мәктәп Россия субъектларында һәм чит илләрдә яшәүче теләге булган һәркемне татар телен өйрәтүгә юнәлдерелгән.

Бүгенге көндә “Ана теле” проекты татар телен өйрәнергә теләүче бар кеше өчен ачык. Әлеге курс бер елга исәпләнгән.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*