enrutat
Баш бит / Аналар — дөньяның нигезе
Аналар — дөньяның нигезе

Аналар — дөньяның нигезе

30 октябрь көнне Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр (краеведлар) җыены программасы кысаларында танылган язучы, галим, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың “Ана” китабын  тәкъдим итү кичәсе узачак. Кичә “Казан” милли мәдәни үзәктә 13.00 сәгатьтә башлана.

Моңарчы “Ана” китабын тәкъдим итү кичәләре Кыргызстан Республикасында, Чаллы шәһәрендә бик уңышлы узды.

DSCN7092 “Ана” китабы – дөньякүләм танылган язучы Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә апа турында, билгеле булганча, милләте буенча ул татар иде. Фәүзия Бәйрәмова әлеге китабын язар өчен Чыңгыз Айтматовның татар бабалары яшәгән Кукмара төбәгендә, Мәчкәрә авылында, шул  чорның архив материаллары саклаган Киров (Вятка) һәм Малмыж  шәһәрләрендә, Кыргызстанның Бишкәк каласында һәм Нәгыймә Габделвәлиева-Айтматова туган Каракол шәһәрендә булды, аның балалары, туганнары, якыннары белән очрашты, күп санлы тарихи документлар һәм әдәбият белән танышты. Китапта шулай ук дөнья  буйлап таралган, Тәңре тауларына, кыпчак далаларына тамыр җибәргән, кыргыз-казах халыклары белән гаиләләр корып, мәңгегә шул якларда яшәп калган милләттәшләребезнең язмышы да ачык чагылыш тапкан. Китапка исем биргән АНА образы аша автор татар тормышына да анализ ясый,  милләт тарихындагы табышларны һәм  югалтуларны барлый, нәселне саклап калуда хатын-кызның ни дәрәҗәдә җаваплы икәнлеген күрсәтә һәм искәртә.

“Кешелекнең башында Ана тора….

Кешелекнед сагында ана тора…

Аналар барында дөнья да булачак….

Бу китабым дөньяның нигезе булган Аналарга багышлана…” – дип яза автор китабында.

Белешмә: Фәүзия Бәйрәмова – язучы, тарих фәннәре кандидаты, актив җәмәгать эшлеклесе. Ул татар халкы яшәгән тарихи Себер җирләрендә, Идел-Уралда булып, кырыктан артык китап язды, Сахалиннан-Салехардка кадәр, Кавказ-Кырымнардан – Алтай-Саяннарга  кадәр араларны үтеп, милләттәшләребез белән очрашты, аларның язмышын тарих битләрендә теркәп калдырды. Фәүзия Бәйрәмова татар тарихының моңа кадәр аз өйрәнелгән якларына игътибар итеп, борынгы скиф-һун чорларын чагылдырган, Себер, Курган, Идел-Урал татарлары тарихына багышланган, каторга-репрессия чорларын яктырткан, көчләп чукындыруларны ачып биргән  дистәләгән китап язды, атом  калдыклары арасында яшәргә мәҗбүр балган Чиләбе татарлары турында бар дөньяга хәбәр бирде. Авторның “Таралып яткан Татар Иле”, “Алтын Урдам – Алтын җирем”, “Туран Иле”, “Ачылмаган татар тарихы”, “Милләтемә хезмәт итәм”, “Күчем хан”, “Баһадиршаһ”, “Батырша явы”, “Нераскрытая история татар”, “Ядерный архипеллаг или атомный геноцид против татар”, “Кырык сырт”, “Сахалин утравы һәм татарлар”, “Дала Атлантидасы яки эчкен татарлары” һәм башка китаплары татар тарихын өр-яңа яктан ачты.

Фәүзия Бәйрәмова татар халкының тарихында һәм  тормышында тирән эз калдырган шәхесләр – милли  азатлык көрәшчесе Батырша хәзрәт, Себернең соңгы падишаһы Күчем хан, милләтебезнең чын тарихын язган  Михаил Худяков, гыйсъянчы шагыйрь Һади Такташ, күренекле  дин галиме, милли сәясәтче Габдрәшит Ибраһимов һәм  башкалар турында фәнни хезмәтләр һәм китаплар язды.

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*