enrutat
Баш бит / Ананың балага биргән иң зур бүләге
Ананың балага биргән иң зур бүләге

Ананың балага биргән иң зур бүләге

Нәрсә ул? Кемдер: “Тормыш”, — дияр. Ул да бәхәссез. Шулай да, халкыбыз мәкале буенча – тел. Туган тел. “Ничек өйрәтергә аны, үзем дә ипи-тозлык кына беләм”, – диюче әниләргә бу кыенлыктан чыгу юлы бар. Башкалабызның Үзәк мәчетендә укыталар.

Милләттәшебез Тәфкилә Тулбаева шактый малай-кызларга тел бүләк итүче анага әверелгән дисәк, һич тә арттыру булмастыр. Узган елның октябрь аеннан төркем туплап укытырга керешкән. Бу нияте ике ел элек үк туган булган, тик укытыр урын табу кыенлыгына тап була. Узган көздә Үзәк мәчеттән ярдәм кулы сузалар: урын җитәрлек, кил, укыт кына. Уку әсбаплары, китаплар, хәтта кечкенәләр өчен дәресләр кызыклы узсын өчен уенчык­лар белән тәэмин итәләр. Тәфкилә Тулбаева моның өчен Нәгыйм Каюмовка, Рәмзия Габбасовага рәхмәтле.

Кыз-улларын озата килүче әти-әниләр, әби бабайлар да парта артына утырган. Туган телне өйрәтүдә Тәфкилә Тулбаевага, укучыларының яшенә карап, үз ысулларын булдырырга туры килгән. “Илле җиде кеше иде. Башта балалар, олылар белән бергә ике сәгать дәрес алып бардым. Кыен иде. Аннары төркемнәргә аерырга булдым. Бакча яшендәгеләргә уен аша өйрәтә башладым. Укый-яза белгәннәргә тел кагыйдәләрен бирә башладым. Шуңа игътибар иттем: әти-әни, әби-бабайлары белән дәресләргә йөргәннәр өйдә дә кабатлыйлар, алга китеш әйбәт. Ә өйдә ничек укуы, дәрестә нәрсә өйрәнүләре белән кызыксынучы булмаган балаларга кыенга туры килде”, — дип сөйли ул. “Оныгым өйдә татарча сөйләшә башлады”, — дип сөенүче әбиләр бар», — ди Тәфкилә Тулбаева.

Фоат Әбүбәкиров дүрт оныгын йөртә. Онык­лары шактый катлаулы программалы лицей-гимназияләрдә укысалар да, туган телне өйрәнергә вакыт табалар. “Монда тагын да әйбәтрәк сөйләшергә өйрәнү өчен килдек. Һәр дәрестә нинди булса да яңалык алабыз”, — дип уртаклашалар Кәрим белән Нәзилә. “Үзең генә түгел, балаларың туган телдә сөйләшсә, оныкларың белсә, шул чакта гына син чын татар буласың”, – дип әйткәннәрен ишеткәнем бар.

Кем сүзләредер әйтә алмыйм, әмма хак. Фоат ага да шундыйлардан. “Оныкларым бил­геле бер фәннәр тирән укытылучы лицей-гимназияләрдә белем алалар, әйбәт укыйлар. Республика, Россиякүләм олимпиадаларда катнашалар, вакытлары бик аз. Әмма татар телен өйрәтәбез, аларга алдагы көннәрдә аның файдага гына булырына ышанабыз. Татарча белгән кешенең унбиш төрки телне аңлавын алар яхшы белә”, — ди ул.

Быелгы соңгы дәрес бәйрәм рухында узды. Туган телен өйрәнүдә ирешкән уңышлары өчен балаларга Үзәк мәчет исеменнән Мактау кәгазьләре, бүләкләр тапшырылды.
Балалар бакчасында 45 ел эшләп тәҗрибә туплаган Тәфкилә Тулбаева шәкертләрендә белемгә омтылыш уята белә. Кәрәзле телефон, планшет, компьютерга мөкиббән заманда балаларның бүләккә бирелгән китапка сөенгәннәрен күреп шаккаттым. Укыйлар, Тукаебыз шигырьләрен яттан сөйлиләр. Көздән керешкәннәрнең бик азы гына ташлаган. Бүләкләүләрдән соң барысы да чәй табынында сыйландылар. Укучылары Тәфкилә апаларын кочып алып, күз яшьләре аша хушлаштылар. “Тагын кил яме!”- дип озатты ул һәркайсын. Әлбәттә, киләчәкләр. Үзәк мәчеттә татар теле дәресләренең киләсе көздән дәвам итәчәгенә иманым камил. Шулай була күрсен.

Фәнзилә Салихова

Удмуртия

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*