tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Анкараның Төркия Язучылар берлегендә төрки дөнья шагыйрьләре очрашачак
Анкараның Төркия Язучылар берлегендә төрки дөнья шагыйрьләре очрашачак

Анкараның Төркия Язучылар берлегендә төрки дөнья шагыйрьләре очрашачак

15 февральдә Анкарада Төркия Язучылар берлеге оешмасы төрки дөньясында танылган шагыйрьләрне очраштырачак. Бу хакта Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова хәбәр итте.

«Чарада Төркия, Төньяк Кипр Төрек Җөмһүрияте, Кырым, Татарстан, Казахстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Ирак, Көнчыгыш Төркестан милләттәшләре һәм ногайлар туган телләрендә шигырьләрен укыячак», – диде ул.

Аның сүзләренчә, Татарстанны Анкарада яшәүче татар кызы, филолог, язучы, тәрҗемәче Роза Корбан тәкъдим итәчәк.

«Ул Хәсән Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырачак. Хәсән Туфанны сайлау очраклы түгел, чөнки быел татар халкының танылган шагыйренең – 120 яшьлек юбилее», – дип сөйләде Айгөл Зара Кәбирова.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*